Безгә язалар рубрикасы буенча яңалыклар
-
Югары Кармалкада буа кирәк
Күптән түгел район газетасыннан Югары Чегодай авылындагы буаны капиталь ремонтлаулары хакында укыдым. Хәзер янгын сүндерү машиналары су алу өчен аңа якынрак килә ала, буада казлар һәм үрдәкләр рәхәтләнә икән. Кыскасы, халыкка да, йорт кошларына да шәп. Югарычегодайлылардан хәтта көнләшеп тә куйдык.
-
Сыйныфташлар Иске Кадида очрашты
Без класста 33 егет һәм кыз укыдык, кызганыч, 17се инде исән түгел. Гомер тиз үтә, сафлар сирәгәя шул. Шуңа күрә очрашулар гел тансык.
-
Юк авылда - зур бәйрәм
Инде зираты гына калган Саклыкта авыл тарихы турында "Тамырларым синдә, Саклыгым" китабының нәшер ителүе уңаеннан якташлар очрашуы булды. Безнең өчен бу - китап бәйрәме генә түгел, ата-бабаларыбызның нигезенә аяк басу - үзе үк зур бәйрәм.
-
Безгә нинди депутат кирәк?
Быелның 8 нче сентябрендә үтәсе сайлаулар Татарстан Дәүләт Советына яңа депутатлар корпусын туплаячак. Республикада сәясәт, икътисад, социаль өлкәдәге уңышлар шушы кешеләр чыгарган яисә хуплаган карарларга да бәйле, алар һәр кешенең тормышына тәэсир итми калмый.
-
Чирмешәнлеләр күптән санлы телевидение карый
Соңгы вакытта республикада аналог телевидениесен туктатып, телевизион тапшыруларны санлы режимда гына күрсәтә башлаячаклары турында еш сөйлиләр.
-
Чирмешәндә дә санлы телевидениегә күнегәләр
Көзен Татарстанда да телевизион тапшырулар санлы режимда гына күрсәтә башлаячак, аналог телевидениясе булмаячак.
-
Чирмешәндә гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен ромашка чәчәкләре бизәде
“Рус милли-мәдәни берләшмәсе“нең җирле бүлекчәсе инициативасы белән Чирмешәндә зур бәйрәм – Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне үткәрелде. Балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе каршындагы мәйданчыкка төрле яшьләрдәге дистәләрчә кеше җыелды.
-
Бабам Польшада җирләнгән
Минем 1901 елда туган бабам Ибраһим Галим улы Галимов 1942 елда үз теләге белән сугышка китә. Югыйсә 1939-1940 еллардагы фин кампаниясендә катнашучы буларак броне дә булган. Аны өендә хатыны һәм дүрт баласы – кечесе әле 2 яшьлек кенә – кала.
-
Бер очрашу - бер гомер
20 ел элек чамасы Әмир авылының 200 еллыгын зурлап үткәрделәр. Юбилей уңаеннан авылда чишмәләрне төзәкләндерделәр, урамнар юлына асфальт түшәделәр. Бәйрәмгә бик күп халык җыелды, читтә, еракта яшәүче авылдашларыбыз да кайтты.
-
Кызыл Ярда шундый әби бар!
1941 елның 22 июне… Кояшлы ял көне була ул. Кинәт аяз көнне яшен суккандай, коточкыч аянычлы хәбәр килеп төшә: СУГЫШ! Бу көнне кешеләрнең барлык уй-хыялларын чәлпәрәмә китергән сугыш башлана.
-
Чирмешән лицее балалары автобус көткәндә дә китаптан аерылмаганнар
15 нче май көнне, безнең лицеебыздан 30 кеше (28 укучы һәм ике укытучы) Казанда, УНИКС концертлар залында уздырылган VII Дөньякүләм “Әдәби марафон” проектының финал тантанасында булып, дипломнар белән бүләкләнеп кайттык. Ә гомумән, Чирмешән районыннан 58 кеше финалга узган һәм без барлык катнашучылар арасында сан ягыннан бишенче урында идек. Анда арасында Башкортстаннан, Марий-Элдан, Омск һәм Пермь өлкәләреннән, Санкт-Петербург, Ижевск, Сургут, Яңа Уренгой шәһәрләреннән, хәтта Австралиядән дә татарча китап укырга яратучылар бар иде.
-
“Алексеевск чаң чыңлавы”нда булдык
Июнь аеның беренче атнасында Чирмешән храмнары прихожаннары, рус милли-мәдәни берләшмәсе әгъзалары һәм районыбыз казаклары Алексеевск поселогының изге Алексий храмы янында үткән “Алексеевск чаң чыңлавы – 2019” XVII чаң чыңнары фестивалендә катнаштылар.
-
Укытучыларымның дәресләре бүгенгедәй күз алдымда
Мәктәптә Соңгы кыңгырау бәйрәме. Унберенчеләр мәктәп белән, укытучылар белән, балачак белән хушлашалар.
-
Кече яшьтән башларга
Чирмешәндәге балалар бакчаларында: “Әкият”тә, “Ромашка”да, “Ландыш”та, “Каенкай”да барлыгы 165 татар баласы катнаш төркемнәрдә тәрбияләнә. Чирмешән татар җәмәгатьчелеге үткәргән сорашулар буенча, әлеге бакчаларга оланнарын йөртүче күпчелек татар ата-аналары балаларына татар мохите һәм татарча тәрбия тели.
-
Чирмешән лицее укучылары Казанны фотога төшергәннәр
Без, лицей укучылары, май аенда Казанга бардык. Күбәү идек, көчкә ике автобуска сыйдык.