Чирмешәнлеләр санлы телевидениегә күчәргә әзерләнә
Без дә бер телевизорны көз көне үк санлы режимга күчереп куйдык. Башта антенна сатып алып, телевизорга ялгап карадым, алай гына күрсәтмәде, аннан соң приставка куярга туры килде. Тоташтыруның бер авырлыгы да юк. Хәзер егерме канал бик чиста күрсәтә.
Санлы телевидение пакетында 20 федераль канал бар, тик менә ТНВ, башка татарча каналлар булмавы гына начар. Ярар, без аны икенче, кабельле телевидение ярдәмендә карыйбыз. Бөтен кешедә дә андый мөмкинлек юк шул. Әгәр санлы телевидениедә татарча канал да булса, аларны да рәхәтләнеп бушлай карар идек. Олы кешеләрнең татарча тапшырулар карыйсы килә бит ул. Июнь аеннан аналог телевидениесен өзәләр, диләр. Аннан соң, нәкъ менә татарча тапшырулар карау өчен тәлинкә куйдырырга, яки кабельле телевидениегә тоташырга кирәк буладыр инде.
Минзәки Сәгыйров.
Чирмешән.
фото архивтан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев