Белеп торыгыз рубрикасы буенча яңалыклар
-
Чирмешәндә Белем көне 2 сентябрьгә күчерелә
Районы мәктәпләрендә Белем көне дүшәмбедә, 2 сентябрьдә билгеләп үтеләчәк, чөнки 1 сентябрь якшәмбегә туры килә.
-
Татарстан Республикасы Социаль фонд бүлеге 17 августта “Бала тап, Казан!” исеме астында гаилә бәйрәме оештыра
“Бала тап, Казан!” коммерцияле булмаган социаль проект кысаларында Татарстан Республикасы Социаль фонды бүлеге инициативасы белән 17 августта Горький паркындагы зур аланда гаилә бәйрәме узачак.
-
Чирмешән районы белгечләре кисәтә: африка чумасы - куркыныч авыру
Авыл хуҗалыгындагы хайваннарны идентификацияләү нәтиҗәләреннән күренгәнчә, безнең район шәхси ярдәмчел хуҗалыкларда дуңгыз асрау буенча республикада лидерлар рәтендә.
-
Яңгырлар кайчан туктый?
Татарстан бик киң циклон үзәгендә калды. Ул Россиянең Европа территориясенең зур өлешен биләп алды. Татарстан синоптиклары белешмәсе буенча, бу әле берничә көн дәвам итәчәк.
-
Ашны тәмләтә, организмны тазарта
Тәмләткеч үләннәрнең витаминнарга һәм минералларга бай булулары турында белгечләр даими сөйли.
-
Чирмешән районында 13 көндә айлык норма яңгыр яуган
Соңгы көннәрдәге яңгырлар уракны нык тоткарлый. Бүген, ягъни 13 август иртәсенә районда уртача 10 миллиметр күләмендә яңгыр яуган.
-
Татарстанда ау вакытында өлкән яшьтәге ир-атны атып үтергәннәр
Фаҗига шимбәгә каршы төндә Менделевск районында килеп чыккан.
-
Чын балны ясалмадан ничек аерырга?
Белгеч фикерен тыңлап карыйк.
-
Чирмешән районы – иң яхшылар арасында
Чирмешән районы дәүләт йомгаклау аттестациясен уздыруны оештыру буенча иң яхшы муниципалитет дип танылган.
-
Татарстанда кисәтү игълан ителде
Татарстан Гидрометеоүзәге, республикага бик көчле яшенле яңгыр, көчле җил һәм боз якынлашу сәбәпле, кисәтү игълан иткән. Һава торышы инде бүген үк кичен бозыла.
-
Татарстанда 15 яшьлек питбайкер атка бәрелеп һәлак булган
Татарстан прокуратурасы 15 яшьлек үсмер һәлак булган урыннан видео урнаштырган. Кичә ул питбайкта атка бәрелеп үлгән.
-
Республикада җылы, әмма явым-төшемле һава торышы саклана
Республикада, элеккечә үк, явым-төшемле җылы һава саклана. Ял көннәрендә – 10–11 августта урыны белән яшенле көчле яңгырлар, секундына 15–17 метр тизлектә җил көтелә. Көндез термометр +19…+24 градус күрсәтәчәк. Төнлә дә җылы: +12….+17 градус.
-
Парсыз ефәк күбәләкләре Чирмешәннән “китеп бетмәгән”
Былтыр район урманнарына парсыз ефәк күбәләге (шелкопряд) зур зыян салган иде, җәйге челләдә агачлар яфраксыз калды. Кортлар быел да җәй урталарында Шешминка авылы тирәсендәге урманнарда күренә башлаган.
-
Чирмешәндә бәхетле балачак проекты старт ала
“Орион” яшьләр үзәге “Күңелле режим каникуллары” дип аталган бәхетле балачак атнасы проектын башлап җибәрә.
-
Татарстанда яңгырлар, яшен һәм боз көтелә
Бүген, 7 августта, Татарстанда алмашынучан болытлы һава көтелә, иртән томан булуы ихтимал, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология үзәге.