Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Белеп торыгыз

Эштә нинди очракларда өстәмә түләүгә өметләнергә мөмкин?

Хезмәткәр эш хакына гына түгел, өстәмә түләүләргә дә исәп тота ала. Аларның бер өлеше законда каралса, икенче өлеше күмәк килешүләрдә һәм компаниянең үз документларында билгеләнә. Юрист Александр Хаминский шул хакта сөйләп үткән.

Аның әйтүенчә, мондый түләүләр компенсация түләүләренә һәм социаль түләүләргә бүленә. Компенсация түләүләренә хезмәт шартларына бәйле акча: төнлә, ял һәм бәйрәм көннәрендә эшләгән өчен, ике вазыйфаны бергә алып барган өчен, эш бирүче мәнфәгатендә шәхси мөлкәттән файдаланган өчен өстәмәләр, шулай командировка чыгымнары керә. Штат кыскартылганда яки оешма бетерелгәндә, кайбер очракларда ике якның үзара килешүе буенча эштән киткәндә  дә компенсация түләнелә.

Социаль түләүләр тормышының мөһим чорларында хезмәткәргә ярдәм итүгә юнәлдерелгән. Эш бирүче бала туганда, туй, юбилей уңаеннан яки пенсиягә чыкканда матди ярдәм күрсәтүгә хокуклы.

Моннан тыш янгын, су басу кебек тормышта авыр хәлләр килеп туган очракларда да ярдәм булырга мөмкин.

Хезмәткәрнең гаиләсе өчен законда аерым гарантияләр каралган. «Аның үлеме очрагында якыннарына матди ярдәм, шулай ук түләнеп бетмәгән хезмәт хакы өлеше, файдаланылмый калган чираттагы ялы өчен компенсация бирелергә мөмкин», – дип өстәгән юрист.

чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен Телеграм каналында һәм МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев