Белеп торыгыз рубрикасы буенча яңалыклар
-
Күп балалы гаиләләргә автомобиль алу өчен ташламалы кредит бирергә тәкъдим иттеләр
Дәүләт Думасы депутаты Дмитрий Гусев дүртенче бала туганда күп балалы гаиләләр өчен льготалы, еллык 3 процент ставкалы кулланучылар кредиты булдырырга тәкъдим итте.
-
QR-кодлы электрон пенсия таныклыклары инновацион система буларак Татарстан пенсионерларының тормышын җиңеләйтә
Электрон пенсия таныклыгы - традицион пластик таныклыкның, белешмә яки пенсия кенәгәсенең заманча цифрлы аналогы ул. Яңа формат пенсионерларга пенсия билгеләнгәнлекне кәгазь документлар күрсәтеп тормыйча гына электрон рәвештә расларга мөмкинлек бирә.
-
12 мартка һава торышы
Бүген, 12 мартта, Татарстанда температура фоны күтәрелү дәвам итәчәк.
-
Россиядә хатын-кызлар пенсияне ир-атларга караганда 221 сумга күбрәк ала
2025 ел нәтиҗәләре буенча Россиядә хатын-кызлар ала торган пенсиянең уртача күләме ир-атларныкыннан 221 сумга артыграк.
-
11 мартка һава торышы
11 мартта Татарстанда аязучан болытлы һава торышы көтелә. ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе фаразлавынча, урыны белән кар, җепшек кар һәм яңгыр явачак, ә иртән кайбер районнарда буран көтелә.
-
Татарстанга кабат бураннар килә
Иртәгә, 11 мартта, Татарстанда кабат тотрыксыз һәм дымлы һава торышы урнашачак. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.
-
10 мартка һава торышы
Сишәмбе, 10 мартта, республикада соңгы көчле салкыннар көтелә, аннан соң сизелерлек җылыну көтелә. Урыны белән бераз кар һәм йомшак буран булуы ихтимал, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология үзәге.
-
8 Мартка нинди чәчәкләр бирмәү хәерле?
Аллерголог Олег Кривцун 8 Мартка нинди чәчәкләр бирмәү хәерле икәнен әйткән.
-
7 һәм 8 мартка һава торышы
Татарстанга антициклон тотрыксыз һава торышына алмашка салкыннар алып килә.
-
Чирмешән балыкчылары Элмәле буасында җыела
7 март көнне районда балыкчылар ярышачак.
-
Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге производствода зыян күргән гражданнарга 31 яңа автомобиль тапшырды
Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы бүлеге производствода зыян күргән гражданнарны транспорт чаралары белән тәэмин итүне дәвам итә. 20 февраль көнне 31 татарстанлы яңа автомобиль ачкычлары алды. Шуларның сигезенә LADA Vesta, егерме өченә LADA Granta автомобильләре бирелде.
-
Бәйрәм көннәрендә эшләгән өчен югары тариф буенча түләргә тиешләр
HeadHunter эш эзләү сервисы юристы Александр Кузнецов искәрткәнчә, бәйрәм көннәрендә эшләгән өчен югары тариф буенча түләргә тиешләр. Сүз 7 марттан 9 мартка кадәр Халыкара хатын-кызлар көнен бәйрәм итүгә бәйле яллар турында бара.
-
6 мартка һава торышы
6 мартта Татарстанда аязучан болытлы һава торышы булачак. ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе фаразлавынча, бераз кар явуы көтелә.
-
Чирмешәнлеләр ана капиталына торак шартларын яхшырта
2020 елдан ана капиталына сертификат электрон документ формасында ясала һәм Дәүләт порталындагы шәхси кабинетка җибәрелә.
-
5 мартка һава торышы
Бүген, 5 мартта, Татарстанда салкын, шул ук вакытта карлы һава көтелә.