Белеп торыгыз рубрикасы буенча яңалыклар
-
Татарстанда производствода зыян күргән 25 кеше Россия Социаль фондының төбәк бүлегеннән яңа Lada Granta автомобильләре алды
2024 елның 2 августында Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин элек производствода зыян күргән 25 кешегә автомобиль ачкычлары тапшырды.
-
Татарстанда яшенле яңгыр һәм 29 градуска кадәр эсселек көтелә
Бүген Татарстанның кайбер районнарында кыска вакытлы яңгыр, яшенле яңгыр көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәрендә әйтелә.
-
Татарстандагы уртача пенсия күләмен исәпләгәннәр
Татарстанда 2024 елның 1 июненә уртача пенсия акчалата күрсәткечтә 20 768 сум тәшкил итә.
-
Татарстанда атна яңгыр явып башлана, әмма температура +20 градустан югары булачак
Дүшәмбе көнне, 5 августта, Татарстанда аязучан болытлы һава һәм кыска вакытлы яңгыр фаразлана.
-
Чирмешәндә тагын бер офисны ремонтлыйлар
«Татэнергосбыт» ачык акционерлык җәмгыяте Бөгелмә бүлекчәсенең райондагы офисына төзүчеләр килде.
-
Кыярлар кырау төшкәнче уңыш бирсен өчен августта нәрсә сибәргә?
Ныклап кырау төшә башлаганчы кыяр ашау өчен бакчачыларның берничә сере бар.
-
Урманасты Үтәмеш чишмәләре – яңа китапта
Урманасты Үтәмеш авылында туып үскән, бүген Түбән Кама шәһәрендә гомер итүче якташыбыз Миләүшә Рәхимованың (Хәмитова) “Туган як чишмәләре” дип исемләнгән тәүге китабы дөнья күргән.
-
Лашманда яшәүче ветеран укытучы “Безнең Чирмешән”не дүртенче биттән укый башлый
Лашман авылында яшәүче Фидания Гаффарова район газетасын дүртенче биттән укый башлыйм, ди. Ул район газетасы оештырган акциядә электр чәйнеге отты.
-
Чирмешән мемориаль үзәгенә бик кызыклы фото бүләк иткәннәр
Мемориаль үзәк тагын бер уникаль экспонат белән тулыланган.
-
Җомга көнне Татарстанда кабат яңгырлар ява
Җомга көнне, 2 августта, Татарстанда бераз яңгыр явачак. ТР Гидрометеорология үзәге фаразыннан күренгәнчә, республиканың кайбер районнарында яшен булырга мөмкин.
-
Кади, Котыш якларында яңгырлар күбрәк яуган
Соңгы көннәрдәге яңгырлар уракка нык комачаулый. Бүген, ягъни 1 август иртәсенә районда уртача 10 миллиметр күләмендә яңгыр яуган.
-
Халык синоптигы: «Урак тоткарланыр дигән идем»
Балтач районының Янгул авылында яшәүче, газетабызның якын дусты Әмир Шәрәфиев, ел башында безгә биргән интервьюсында быел урып-җыю вакытында яңгырлар булыр, дигән иде. Күп еллар буе табигатьне күзәтүе бушка китмәгән. Яңгырлары яуса да, Әмир абый быелгы елны мактый үзе.
-
Татарстанда кабат яшен, көчле яңгыр һәм боз көтелә
Пәнҗешәмбе көнне Татарстанда аязучан болытлы һава фаразлана. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
-
Чирмешәннән Гыйләҗевлар бакчасында йодрык кадәрле бәрәңгеләр өлгергән
Чирмешәндә яшәүче Әлфия һәм Дамир Гыйләҗевлар иртә өлгерә торган бәрәңгеләрен 5 июльдә үк казып караганнар, инде бер айлап яңа бәрәңге ашыйлар.
-
Синоптиклар Татарстанда яшәүчеләрне яңгыр, яшен һәм боз турында кисәтте
Бүген Татарстанда алмашынучан болытлы һава көтелә. Яңгыр явачак, кайбер районнарда яшен, боз явачак. Бу хакта ТР Гидрометеоүзәгенең матбугат хезмәте хәбәр итә.