12 мартка һава торышы
Бүген, 12 мартта, Татарстанда температура фоны күтәрелү дәвам итәчәк.
Республикада алмашынучан болытлы һава була. Сизелерлек явым-төшем көтелми.
Көньяк-көнбатыштан секундына 6-11 метр тизлектә көчле җил булыр дип фаразлана. Кайбер урыннарда юлларда бозлавык хасил була.
Төнге -1...-6 градус салкыннан соң көндез төбәк территориясендә һава +1...+6 градуска кадәр җылыначак (ТР башкаласында – +2...+4 градуска кадәр).
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев