5 мартка һава торышы
Бүген, 5 мартта, Татарстанда салкын, шул ук вакытта карлы һава көтелә.
Республикада болытлы һава була. Көндез бөтен төбәк буенча кар явачак. Кайбер урыннарда, шу исәптән Казанда, йомшак бураннар булуы ихтимал.
Секундына 5-10 метр тизлек белән төньяк-көнбатыштан исүче җил вакыт узу белән юнәлешен көнчыгышка үзгәртәчәк. Көндез аның тизлеге урыны белән 13 метрга кадәр көчәячәк (шул исәптән ТР башкаласында). Юлларда бозлавык.
Көндез Татарстан буенча һава температурасы -5...-10 градус тәшкил итәчәк (Казанда – 6... -8).
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев