Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Проблема бар

Ут дошманга әйләнмәсен

Районда ел башыннан алты тапкыр янгын чыккан, дүртесендә торак йорт янган. Янгыннарның дүртесе май аенда булган. Өч очракта янгыннар ут белән саксыз эш итү сәбәпле килеп чыккан. Яңа Элмәледә берәү исерек килеш тәмәке тартып тораксыз кала язган. Янгын чыгаручы үзе нык пешеп, аягына ампутация ясаганнар. -Безнең янгын сүндерүчеләргә быел 10...

Районда ел башыннан алты тапкыр янгын чыккан, дүртесендә торак йорт янган. Янгыннарның дүртесе май аенда булган.

Өч очракта янгыннар ут белән саксыз эш итү сәбәпле килеп чыккан.
Яңа Элмәледә берәү исерек килеш тәмәке тартып тораксыз кала язган. Янгын чыгаручы үзе нык пешеп, аягына ампутация ясаганнар.
-Безнең янгын сүндерүчеләргә быел 10 тапкыр янган чүп-чарны сүндерергә туры килде,- ди дознаватель Фәрит Яруллин. - Шуны да әйтү кирәк, чүп-чарны яндырган очракта биналарга 50 метрдан да якынрак ут ягарга ярамый.
Урманнардагы янгыннар аеруча куркыныч. Шуның өчен коры, кызу көннәрдә урманнарга керү тыела. Учак кына түгел, сүндерелмәгән бер тәмәке төпчеге дә табигатькә зур зыян салырга мөмкин.
Һәр йорт хуҗасы янгын куркынычсызлыгы кагыйдәсен төгәл үтәргә бурычлы, һәр йортта беренчел янгын сүндерү чаралары: ут сүндергеч - огнетушитель, су тутырылган бак, тыгыз тукыма, ком булырга тиеш. Әгәр инде бәхетсезлек очрагы килеп чыга икән, кичекмәстән 01 яки 2-57-01, ә кәрәзле телефоннан 112 яки 8-843-96-01111 номерына шалтыратырга. Иң элек утны һәм газны челтәрдән өзәргә, бинадан кешеләрне чыгарырга, документларны алырга, кислород керүне туктату өчен ишек, тәрәзәләрне ябарга һәм янгынны сүндерү эшенә керешергә тырышыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined