Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Проблема бар

Исерек әни һаман акылга утырмый

Элек хатын-кызлар эчкече ирләр белән җәфаланса, хәзер балалар исерек аналарыннан интегә.

Районның балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең чираттан тыш утырышына да тәртипсез аналар чакырылган иде.

Аларның берсе – Күтәмә авылыннан А. инде еллар буена матур сүзләре белән комиссия членнарын ышандырырга маташа. Бер баласын югалту да аңа дөрес юлга басарга сәбәп булмаган. Дус-ишләре белән кәефләнә башласа, балаларының барлыгын да оныта, хәтта хәл белергә килгән әнисен дә өйгә уздырмый ул. Олы яшьтәге әби дә кызганыч, аның да тынычлыгы югалган.

Тыңлап торсаң, 40 яшькә җитеп килүче өч бала әнисе “гаепләнүчеләр эскәмиясенә” башка утырмаячагын дәлилли, эчкечелектән дәваланырга да ышандырды. Мәктәпкәчә яшьтәге балаларын бакчага урнаштырып, эшкә дә керешергә тели. Комиссия членнары әлеге анага тагын бер шанс бирергә булдылар. Гаилә даими контрольдә булачак, әгәр инде А.ның кабат рюмкага үрелүе ачыкланса, ул ана хокукыннан мәхрүм ителәчәк.

Төзәлсен, аракыдан арынсын иде инде, балалары жәл бит, алар бәхетле булыр өчен туган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев