Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Проблема бар

Ике бала әнисен судка чакыру көтә

Бер ел эчендә аңа карата сигез административ эш ачылган, шул кадәр район балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенә чакырдылар. Аңа салынган штрафның гомуми күләме 5000 сумга җитә, ул аларның әле берсен дә түләмәгән.

Ике балалы Р.ны ана хокукыннан мәхрүм итү өчен документлар җыела. “Судка чакыру көт!” дигәнгә дә әллә ни игътибар итмәде, әйтерсең, бу сүзләр ниндидер чит кешегә карата әйтелде. Штраф квитанциясен, төреп, кесәсенә салды да, кабинеттан чыгып китте ул. Даими рәвештә кәеф-сафа корып йөрүче бу хатынга балалары әллә бар, әллә юк.

Ә чирмешәнле Н. утырышка килергә ышандырса да, комиссия членнары күпме көтеп утырсак та, бу ананы күрү насыйп булмады, аны өенә барып та туры китерә алмадылар. Бала тәрбияләү белән шөгыльләнмәүче, кызына берничә тапкыр кул да күтәргән ананың, нәрсәдер эшләргә кирәк бит, кызы һәм ире белән бу проблеманы ничек хәл итү турында фикер алыштык. Кыз әнисе янына кайтырга атлыгып тормый. Әтисе ерак юлга йөреп эшләгәнлектән, әлегә ул туганнарында яши. Чит-ят кешеләр аларның балаларын әниләреннән якларга тырыша.

Районның бер авылындагы башлангыч сыйныф укучысына, көзге каникул вакытында, күңелсез булып китә һәм ул Интернеттан  төрле видеолар караганнан соң,  911 ашыгыч ярдәменә ялган хәбәр салган. Җаваплы органнар хәбәр җибәргән адрес буенча юлга кузгала. Кызның бу шаярулары өчен әнисенә карата административ эш ачылган, штраф салынды, ә кыз белән мәктәптә аңлату эшләре үткәрелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев