Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Проблема бар

Автобуслар күп, пассажирлар аз

"Чирмешән" автотранспорт предприятиесенең барлык автобус маршрутларын да керемле дия алмыйбыз, бигрәк тә район эчендәгеләрен, - ди предприятие икътисадчысы Гөлүсә Мәссарова. - Кайбер юнәлешләрдә пассажирлар бөтенләй булмый диярлек". Бүген автотранспорт предприятиесендә 18 автобус бар икән, алар бөтенесе дә төзек, юлга чыгарга әзер. Кадрлар белән дә проблемалар юк. Шоферларга яңа елдан хезмәт...

"Чирмешән" автотранспорт предприятиесенең барлык автобус маршрутларын да керемле дия алмыйбыз, бигрәк тә район эчендәгеләрен, - ди предприятие икътисадчысы Гөлүсә Мәссарова. - Кайбер юнәлешләрдә пассажирлар бөтенләй булмый диярлек".


Бүген автотранспорт предприятиесендә 18 автобус бар икән, алар бөтенесе дә төзек, юлга чыгарга әзер.

Кадрлар белән дә проблемалар юк. Шоферларга яңа елдан хезмәт хакын арттырганнар. Көн саен дүрт автобус шәһәрара маршрутларга: Казанга, Яр Чаллыга, Әлмәткә, Бөгелмәгә юлга чыга. Башкалага дүшәмбе, пәнҗешәмбе һәм җомга көннәрендә өстәмә рейс та була.

Район эчендә автобуслар Иске Котышка, Әккәрәйгә, Андреевкага, Бәркәтәгә баралар, ләкин көн саен түгел, ә атнага бер - өч тапкыр гына. Чирмешән эчендә дә автобус йөри.

"Бүген предприятиенең финанс хәле яхшылардан түгел. Ниндидер башка маршрутлар ачуның да мәгънәсе юк, пассажирлар булмагач, ул рейслардан керем дә көтелми. Кызганыч, акча җитмәгәч, зур автобуслар өчен җылы гараж да төзи алмыйбыз. Машина йөртүчеләр автобусларны урамда, салкында төзекләндерергә мәҗбүр", - ди Г. Мәссарова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев