Агымдагы уку елында Чирмешән аграр техникумында 11 төркемдә 170 студент һөнәр үзләштерә.
-Әлеге егет һәм кызларның 46сы - 1 курс студентлары. 9 нчы сыйныфны тәмамлаган егетләр авыл хуҗалыгы техникасын һәм җиһазларын эксплуатацияләү һәм ремонтлау белгечлегенә өстенлек бирәләр, быел бу төркемгә 24 студент килде, - диде укыту эшләре буенча директор урынбасары Елена Емельянова. – Пешекче һәм кондитер белгечлегенә 13 кыз һәм өч егет укый. Пешекче һөнәре буенча коррекцион төркемдә өч егет һәм өч кыз һөнәр үзләштерә.
Студентларның күпчелеген район яшьләре тәшкил итсә, күрше районнардан (Яшел Үзән, Әлмәт, Яңа Чишмә, Самара өлкәсенең Шентала районнары) килеп укучылар да байтак.
Нет комментариев