Чирмешәндә чыгарылыш кичәсеннән 18 укучы медаль алып китте
Матур традиция буенча, узган шимбә көнне барлык мәктәпләрнең чыгарылыш сыйныф укучылары район үзәгенә җыелды, алар өчен тантаналы бал оештырдылар.
Районда көтеп калабыз
Район мәдәният йортына 11 урта мәктәпне тәмамлаган 68 укучы, укытучылар һәм әти-әниләр килгән иде. Быел да иң зур чыгарылыш Чирмешән лицеенда, монда 11 нче сыйныфны 17 бала тәмамлады, Бәркәтә мәктәбен – 10, 1 нче Чирмешән мәктәбен – 9, кадет мәктәп-интернатын 8, Лашман мәктәбен – 6, Ульяновка – 5, Иске Кади – 4 укучы бетергән, 2 нче Чирмешән һәм Әккәрәй - 3әр, Иске Элмәле мәктәбендә 2 укучы белем алган. Иң кечкенә 11 нче сыйныф, нибары бер укучы, Ивашкино мәктәбендә.
Кызларны, егетләрне әлеге кичәдә район башлыгы Рамил Айбатов һәм Федераль казначылыкның ТР буенча идарәсе җитәкчесе Рөстәм Нуриәхмәтов котладылар.
- Быел безнең 18 кеше медальга лаек булды, шул исәптән 12се алтын, 6сы көмеш. Моның өчен укытучыларга аеруча рәхмәт. Кадерле балалар, сезне алда бик җитди сынаулар көтә, сез төрле уку йортларына керәчәксез, һөнәр алырсыз. Бер-берегезне, укытучыларыгызны онытмагыз. Хыялларыгыз тормышка ашсын. Һәм без сезне, һөнәрле белгечләрне, районда көтеп калабыз, - диде район җитәкчесе.
Тырыш укучылар – бүләк иясе
Рамил Тәлгать улы мәктәпне тәмамлаучы 18 укучыга: Чирмешән лицееннан Алия Нуретдиновага, Регина Кәлимуллинага, Айзилә Җиһаншинага, Азалия Мәгъсүмовага, Әккәрәйдән Сильвия Еферовага, Элеонора Романовскаяга, Бәркәтәдән Данияр Абдуллинга, Румия Әсәдуллинага, Рәдилә Халиковага, Гөлназ Шәйхетдиновага, Иске Кадидан Алия Кәлимуллинага, 2 нче Чирмешән мәктәбе укучысы Ангелина Уляшкинага “Укудагы аерым уңышлары өчен” I дәрәҗә медальләр тапшырды. Чирмешән лицееннан Яна Разукова, Алсу Кәримова, Лашманнан Камилә Камалова, Иске Кадидан Ришат Сафин, Иске Элмәледән Наталья Маковкина, Чирмешән кадетлар мәктәп-интернатыннан Артем Макаров әлеге медальнең II дәрәҗәсенә лаек булдылар.
-Минем өчен бүген дулкынландыргыч та һәм шул ук вакытта бик шатлыклы да көн, - ди Әккәрәйдән Элеонора Романовская. - Имтиханнарымны яхшы билгеләргә тапшыруыма сөенәм. Химиядән - 95, математикан - 90, рус теленнән 83 балл җыйдым. Сайлап алган һөнәрем буенча укырга керермен дип ышанам.
-Минем барлыгы 260 балл. Казанда укырга хыялланам. Форсаттан файдаланып, безгә төпле белем биргән укучыларыбызга рәхмәт, - дип кушылды классташы сүзләренә Сильвия Еферова. – Шундый бәйрәм оештыручыларга, яхшы кәеф бүләк итүчеләргә дә без бик рәхмәтле.
- Мин архитектура-төзелеш институтына укырга керергә ниятлим. Инженер булып, районга кайтырмын дип уйлыйм, - диде 2 нче Чирмешән мәктәбендә белем алган Ангелина Уляшкина. – Районыбызның үсешенә үз өлешемне кертергә хыялланам.
Район башлыгы урынбасары Надежда Гомәрова, мәгариф бүлеге начальнигы Ольга Маркова, район мәдәният бүлеге җитәкчесе Наталья Иляева, спорт һәм яшьләр эшләре бүлеге җитәкчесе Ольга Галеева да укучыларга үз теләкләрен ирештерделәр, фән олимпиадалары җиңүчеләренә, иң актив спортчыларга, мәдәни чараларда актив кактнашучыларга да истәлек бүләкләре тапшырдылар.
Район башлыгы белән очрашу
Төп чара башланганчы, инде өченче ел рәттән район җитәкчесе Рамил Айбатов чыгарылыш сыйныф укучылары белән очраша.
Яшьләр монысында да район башлыгына үзләрен кызыксындырган сораулар бирделәр, урында ук җаваплар алдылар, район башлыгының эше, идарә итүнең кыенлыклары хакында кызыксындылар. Җылы, эчкерсез әңгәмә, аралашу булды ул. Сораулар күбрәк яшьләр тормышы, яшь белгечләр өчен эш урыннары, киләчәк өчен башкарылган эшләр турында иде.
Бәйрәм күп булмый
Шул ук көнне Яшьләр мәйданчыгында Яшьләр көне узды. Моңа, хәтта яңгыр да комачауламады. Оештыручылар бик тырышканнар. Район башлыгы Рамил Айбатов яшьләргә котлау сүзе белән мөрәҗәгать итте. Ул актив иҗтимагый эшчәнлекләре өчен район оешмалары һәм учреждениеләре хезмәткәрләренә грамоталар һәм бүләкләр тапшырды.
ФОТОРЕПОРТАЖ
Гөлсирә Шәрифуллина фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев