Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Мәгариф

Чирмешән укучысын һәм аның укытучысын Мәскәүдә бүләкләделәр

1 нче Чирмешән мәктәбенең 8 нче сыйныф укучысы Софья Арютина -Бөтенроссия конкурсында җиңүче.

Ул “Минем төбәгемнең җирле үзидарә тарихы” бәйгесенең 10-13 яшьлекләр арасындагы “Әгәр мин муниципаль берәмлек башлыгы булсам” номинациясендәге видеоролик бүлегендә катнашты һәм җиңү яулады. Аны I дәрәҗә Диплом белән бүләкләгәннәр. Софьяның остазы – тарих укытучысы Ләйлә Кәримова, тарихны өйрәнүдә һәм саклауда, җирле үзидарәне үстерүдә һәм гамәлгә ашыруда актив катнашучы талантлы яшь гражданнарга фәнни ярдәм күрсәтүе өчен, бәйгене оештыручыларның Рәхмәтенә лаек булды. Якташларыбыз Мәскәүдә узган финалда һәм Союзлар Йортының Колонналар залында оештырылган җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнаштылар. Моның өчен финанс ярдәмен район башлыгы Рамил Айбатов күрсәткән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен Телеграм каналында һәм МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев