Чирмешән укучылары инглиз телен яхшы белә
Мәгариф

Чирмешән укучылары инглиз телен яхшы белә

Район укучылары инглиз теле буенча «Олимпка юл» республика олимпиадасы призерлары булды.

“Дуслык” республика олимпиада үзәгендә республиканың 7-11 сыйныфларында белем алучы укучылар арасында инглиз телен иң яхшы белүчеләрне ачыкладылар. Әлеге олимпиадада районнан дүрт укучы катнашты, шуларның икесе призер. Ивашкино мәктәбенең 7 сыйныф укучысы Максим Мадиков һәм Чирмешән лицееның 11 сыйныф укучысы Эльмира Харисовалар башкаладан диплом белән кайттылар.

 

Эльмира Галәветдинова фотосы

 


Нет комментариев