Чирмешән районында 117 бала бакча белән хушлашкан
Мәгариф

Чирмешән районында 117 бала бакча белән хушлашкан

Быел район балалар бакчаларында тәрбияләнгән 117 малай һәм кыз балалар бакчасы белән хушлашкан. Үткән ел андыйлар, мәктәпкә китүчеләр 130 булган.

-Әлеге балаларның барысына да истәлек бүләкләре тапшырдык. Сабыйларны шатландыру өчен район бюджетыннан акча бүленде. Район башлыгы Рамил Айбатовка зур рәхмәт, - диде район мәгариф бүлеге начальнигы Ольга Маркова.

Балалар бакчаларында чыгарылыш кичәләре тәмамланды. Иң зур чыгарылыш район үзәгендәге “Ромашка” бакчасында – 21 бала. “Ландыш”та – 16, “Каенкай”, “Чишмәкәй”, “Әкият” балалар бакчаларында - 14әр, Лашман һәм Ивашкино бакчаларында алтышар сабыйга бәйрәм оештырганнар. Туймәт, Югары Кәминкә, Түбән Кәминкә, Иске Котыш, Яңа Элмәле, Казанка авыллары балалар бакчаларында иң кечкенә чыгарылыш – берәр бала. Ә менә Бәркәтә, Иске Кади, Әккәрәй, Утыз Имән, Югары Кармалка, Иске Үтәмеш мәктәпләрендә киләсе уку елында 1 сыйныф булмаска да мөмкин, чөнки бу авыллардагы балалар бакчаларында чыгарылыш кичәләре узмаган.

Райондагы 19 балалар бакчасында һәм алты мәктәптәге мәктәпкәчә төркемдә 493 сабый тәрбияләнә. Иң күп бала “Ромашка” балалар бакчасында – 87. Ә Иске Кади һәм Яңа Элмәле авылларындагы бакчаларда  икешәр генә бала.


Нет комментариев