Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Мәгариф

Чирмешән мәктәбе укучысы 7 меңләп конкурсант арасында

1 нче Чирмешән мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучысы Данил Мостафин Бөтенроссия эшмәкәрлек олимпиадасыннан II дәрәҗә Диплом алып кайткан.

Олимпиадада илебезнең 67 төбәгеннән һәм биш СНГ иленнән җиде меңнән күбрәк укучы катнашкан.

- Беренче сайлап алу турын дистанцион рәвештә үттеләр, полуфинал Алабугада булды.  Финалга узган 120 укучы “Алабуга Политех” квалификацияле эшче кадрлар әзерләү буенча мәгариф үзәгендә көч сынашты, - ди Данилның укытучысы Ләйлә Кәримова. – Әлеге олимпиада балаларга базарны анализларга, бәяләр белән идарә итәргә, финанслар һәм җитештерүне планлаштырырга, шулай ук командада нәтиҗәле эшләргә өйрәнергә мөмкинлек бирә.

Данил, яшьтәшләре арасында яхшы нәтиҗәләр күрсәтеп, II дәрәҗә Диплом  һәм кыйммәтле бүләк иясе булды. Җиңүчеләр шулай ук “Алабуга Политех”ка укырга керү мөмкинлеге дә алалар.

Якташыбыз шулай ук Всеволод Матвеев исемендәге халыкара фән олимпиадасындә җәмгыять белем6 буенча үзен сынап карый һәм призер була. Данил Мостафин, укытучысы Ләйлә Кәримова белән, Әлмәттә Югары нефть мәктәбендә үткән бүләкләү тантанасында да катнашкан, Диплом һәм кыйммәтле бүләк алып кайткан.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен Телеграм каналында һәм МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев