Математикадан бердәм дәүләт имтиханы тапшырган 59 укучының алтысы яхшы нәтиҗәләр күрсәткән.
Чирмешән лицееннан Булат Әхтәмов һәм Ульяновка мәктәбеннән Данила Митякин 86 балл җыйганнар. 1нче Чирмешән мәктәбе укучысы Андрей Долгополов һәм Күтәмә мәктәбеннән Александр Семайкиннар бу фәнне 84әр баллга тапшырганнар. Лицейдан Шамил Җамалтдинов (82), Иске Кади мәктәбеннән Шамил Вәгыйзовлар (80) да математиканы яхшы белүләрен күрсәткәннәр.
Автор фотосы.
Нет комментариев