1 нче Чирмешән мәктәбендә 48 укучыга беренче кыңгырау чыңлады
Белем көнендә 1 нче Чирмешән мәктәбендә беренче сыйныфка укырга керүче 48 малай һәм кыз өчен тәүге кыңгырау чыңлады.
Район мәктәпләре буенча 1 нчегә баручылардан иң күп бала быел әлеге мәктәпкә килгән. Гомумән, район буенча тәүге тапкыр мәктәп бусагасын атлап керүчеләр – 128 бала. 1 нче мәктәптә белем алачак 343 укучыны, укытучыларны, ата-аналарны район башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Җамалетдинов котлады.
- Яңа уку елы сезгә тагын да күбрәк казанышлар һәм мәктәп тормышында яңа җиңүләр алып килсен, сезнең һәрберегез өчен уңышлы һәм игелекле булсын. Хәерле юл сезгә! Бәйрәм белән! - диде Илнур Минсәгыйть улы.
Чирмешәннән Рузилә һәм Илгиз Гатиннар өченче балаларын беренче сыйныфка озаттылар.
-Олы улыбыз инде техникумның соңгы курсында укый. Икенчесе – 7 нче сыйныфта. Кечкенәбез әле балалар бакчасына йөри. Ике малайдан соң кыз баланы мәктәпкә бирү аеруча дулкынландыргыч булды. Шатлык хисе дә тулып тора. Уңышлы гына укырга булсын барысына да, - ди дүрт бала әнисе.
1 нче Чирмешән мәктәбендә быел “унберләр” дә унберәү. Аларның аеруча җаваплы чорлары башлана. Сыйныф җитәкчеләре Людмила Баляева белән бергә алар да игътибар үзәгендә булдылар. Сүз уңаеннан, бу мәктәптә белем алучы балалар быел капиталь төзекләндерелгән спорт залында шөгыльләнәчәк.
Беренче кыңгырауны яңгырату хокукы беренче сыйныф укучысы Эвелина Игнатьевага (аның әтисе – махсус хәрби операциядә катнашучы) һәм 11 сыйныф укучысы Илмир Гайнетдиновка бирелде. Кыңгырау балаларны беренче дәрескә чакырып чыңлады. Яңа уку елын башлап җибәрдек. Хәерле сәгатьтә!
ФОТОРЕПОРТАЖ
Илсөяр Гайнетдинова фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев