Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

Рус Тат
Мәдәният

Район фестивале җиңүчеләре

Муниципаль район башлыгы, Чирмешән авылының 280 еллыгына багышланган, авыл мәдәният йортлары, район үзәгендәге оешмалар һәм учреждениеләрнең үзешчән сәнгать коллективлары арасында уздырылган, "Туган ягым минем - Чирмешән" дип исемләнгән район фестиваленең йомгаклары турында карар кабул итте. Авыл мәдәният йортлары үзешчән сәнгать коллективлары арасында фестивальнең җиңүчеләре: беренче урында - "Утыз Имән авыл...

Муниципаль район башлыгы, Чирмешән авылының 280 еллыгына багышланган, авыл мәдәният йортлары, район үзәгендәге оешмалар һәм учреждениеләрнең үзешчән сәнгать коллективлары арасында уздырылган, "Туган ягым минем - Чирмешән" дип исемләнгән район фестиваленең йомгаклары турында карар кабул итте.


Авыл мәдәният йортлары үзешчән сәнгать коллективлары арасында фестивальнең җиңүчеләре:

беренче урында - "Утыз Имән авыл мәдәният йорты" МБУ (директоры - М.Әминов), I дәрәҗә Диплом һәм акчалата премия белән бүләкләнде;
икенче урында - "Яңа Элмәле авыл мәдәният йорты" (директоры - А.Ильдирякова) һәм "Иске Элмәле авыл клубы" (мөдире - В.Захарова), II дәрәҗә Диплом һәм акчалата премияләр белән бүләкләнделәр;
өченче урында - "Әккәрәй авыл мәдәният йорты" МБУ (директоры - С.Макаров), "Туймәт авыл мәдәният йорты" МБУ (директоры - Р.Бәдертдинова), "Югары Кәминкә авыл мәдәният йорты" МБУ (директоры - Р.Сафиуллина) III дәрәҗә Диплом һәм акчалата премияләр белән бүләкләнделәр.

Яхшы чыгыш ясаганнары өчен:

"Иске Кади авыл мәдәният йорты" МБУ (директоры - Ә.Шамилов), "Иске Үтәмеш авыл мәдәният йорты" МБУ (директоры - Г.Муратова), "Кара Чишмә авыл мәдәният йорты" МБУ (директоры - Р.Мәслахова), "Ивашкино авыл мәдәният йорты" МБУ (директоры - И.Дмитриева) һәм "Әмир авыл клубы"на (мөдире - Г.Галәүтдинова) оештыру комитетының Мактау грамоталары һәм кыйммәтле бүләкләре тапшырылды.

Район үзәге оешмалары һәм учреждениеләре арасында җиңүчеләр:
беренче урында - "1нче Чирмешән урта мәктәбе" учреждениесе коллективы (директоры - В.Плотников) I дәрәҗә Диплом һәм акчалата премия белән бүләкләнде;
икенче урында - "Чирмешән районы коммуналь челтәрләре" җәмгыяте (җитәкчесе - И.Минһаҗев) һәм "Чирмешән лицее" (директоры - М.Могыйзов) II дәрәҗә дипломнар һәм акчалата премияләр белән бүләкләнделәр;
өченче урында - Чирмешән район кулланучылар җәмгыяте (рәисе - Ә.Мортазин), 3нче санлы "Чишмәкәй" Чирмешән балалар бакчасы (мөдире - А.Әхмәтвәлиева), район үзәк больницасы (җитәкчесе - Г.Сәгыйров) III дәрәҗә Дипломнар һәм акчалата премияләр белән бүләкләнделәр;
2нче Чирмешән урта мәктәбенең үзешчән сәнгать коллективына (директоры - Н.Юрина) яхшы чыгыш ясаганнары өчен оештыру комитетының Мактау грамотасы һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.

Номинацияләрдә җиңүчеләр:

Иң яхшы гаилә ансамбле:
Гарифуллиннар гаиләсе (Түбән Кәминкә);
Мәслаховлар гаиләсе (Кара Чишмә);
Аккужиннар гаиләсе (район үзәк больницасы).

Иң яхшы хор:

Иске Кади авыл мәдәният йорты хоры.
Иң яхшы ялгыз башкаручылар:
Наҗия Талипова - Лашман;
Зөфәр Сәлимов - Кара Чишмә;
Марат Сәйфетдинов - Бәркәтә;
Эльмира Хәйретдинова - Бәркәтә;
Светлана Сәйфетдинова - Утыз Имән;
Радик Илалов - Кара Чишмә;
Ләйсән Төхвәтуллина - Иске Үтәмеш;
Юля Уляшкина - Күтәмә;
Гөлинә Вәгыйзова - Иске Кади;
Сәидгәрәй Мәсләхетдинов - Әмир;
Гөлназ Закирова - район мәдәният йорты;
Галия Мәссарова - Чирмешән райпосы;
Лилия Шәйхетдинова - Чирмешән лицее;
Эльмира Миннеголова - район мәдәният йорты;
Гөлнара Муратова һәм Зөлфия Абдуллина дуэты - Иске Үтәмеш;
Ирина Евдокимова, Людмила Калмыкова һәм Наталья Романовская триосы - Әккәрәй.

Иң яхшы хореография коллективлары:

"Бәхетле балачак" коллективы - балалар сәнгать мәктәбе (җитәкчесе - А.Бакеева);
"Хрустальный башмачок" коллективы - балалар сәнгать мәктәбе - (җитәкчесе - И.Гришанина);
"Юность" - район мәдәният йорты (җитәкчесе - Р.Шакирова);
"Бриллиантлар" - Иске Кади (җитәкчесе - Г.Зайцева);
"Молодость" - Иске Элмәле;
"Сәйлән" - Югары Кәминкә.

Иң яхшы биючеләр:

Адел Әминов һәм Ләйсән Фәттахова - Утыз Имән.
Сәнгатьле сөйләм осталары:
Лениза Җамалиева - Утыз Имән;
Гөлгенә Әлмиева - Югары Кәминкә;
Владимир Сиямкин - Чирмешән.

Иң яхшы вокаль ансамбльләр:

"Умырзая" - район мәдәният йорты;
"Ветеран" - район мәдәният йорты;
2нче Чирмешән урта мәктәбенең хатын - кызлар вокаль ансамбле;
"Ивушка" - Иске Элмәле;
"Кади егетләре" - Утыз Имән;
"Юрай" - Ульяновка;
"Авал" - Сосновка.

Иң яхшы алып баручы:

Резеда Локманова - Иске Кади.

Иң яхшы музыкаль бизәлеш һәм аккомпаниатор:

Вячеслав Мельников, Валерий Никитин, Виктор Натаров - Яңа Элмәле авыл мәдәният йорты аккомпаниаторлары;
Әкъдәс Гыйниятуллин - Әмир авыл клубы аккомпаниаторы;
Алия Галиева һәм Айнур Сәйфиев - Иске Үтәмеш авыл мәдәният йорты баянчылары;
Алексей Иванов - ульяновка авыл мәдәният йорты аккомпаниаторы.

Үзешчән сәнгать коллективын иң яхшы әзерләүче:

Валентина Кандрова - "Ветеран" вокаль ансамбленең сәнгать җитәкчесе.

Авылда мәдәниятне үстерүгә өлеш керткән өчен:

Рамил Кәримов - Чирмешән электр челтәрләре начальнигы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән район фестивале