Чирмешәндә музыкага сәләтле кызлар ике бәйгедә җиңүче булганнар
Мәдәният

Чирмешәндә музыкага сәләтле кызлар ике бәйгедә җиңүче булганнар

Балалар сәнгать мәктәбенең фортепиано бүлеге укучылары Талия Заһретдинова һәм Диләрә Шәйдуллина икешәр бәйгедә җиңеп, 1 дәрәҗә лауреат булганнар.

Талия балалар һәм укытучылар өчен “Алтын балык” Бөтенроссия, вокал һәм музыка иҗаты “Калипсо” Халыкара бәйгеләрдә сәләтен сынаган. Шул ук бүлектә өстәмә белем алучы Диләрә исә “Рояль – 2021” Халыкара фортепиано һәм “Алтын балык” Бөтенроссия бәйгеләре җиңүчесе.

фото: инстаграм


Нет комментариев