Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Язгы бозга ышанма

Узган бер елда республикада ун кеше боз астына китеп һәлак булган. Быел да шундый бер очракта, Минзәлә районында, УАЗ автомашинасына утырган биш кешедән өчесенең гомере киселә. Язгы су ташулар вакытында мондый очраклар, алдан ук кайбер чаралар күрелсә, кисәтүләр булса да, кабатланып тора. Тиешсез урында боз аша чыгучы яки балыкка баручы...

Узган бер елда республикада ун кеше боз астына китеп һәлак булган. Быел да шундый бер очракта, Минзәлә районында, УАЗ автомашинасына утырган биш кешедән өчесенең гомере киселә.

Язгы су ташулар вакытында мондый очраклар, алдан ук кайбер чаралар күрелсә, кисәтүләр булса да, кабатланып тора. Тиешсез урында боз аша чыгучы яки балыкка баручы андыйлар, билгеле, иң элек үз-үзен куркыныч астына куя.
Татарстан Республикасының Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү, һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча комиссиянең чираттагы утырышында язгы су ташулар чорына әзерлек, бәла-казаларны кисәтү хакында конкрет сүз алып барылды.
Утырышта әйтелгәнчә, быел язын кар сулары күләме гадәттәгедән дә артык булачак дип фаразлана. Бездә, мәсәлән, кар күләме нормадагыдан бер ярым тапкыр күп икән. Бәркәтә, Түбән Кармалка, Шешминка, Түбән Чегодай, Чирмешән авылларында кайбер йортларны, корылмаларны су басарга мөмкин.
2013 елда республикада унбер муниципаль берәмлектә 17 торак пункт су басу зонасында калган. Шөкер, язгы су ташулар чорында кешеләр үлем-китеме булмаган.
Бүген, барыннан да бигрәк, гидротехник корылмаларны - плотиналарны, буаларны саклау мөһим. Безнең райондагы "документлы" уналты корылманың дүртесе авария хәлендә икән. Кызганыч, "Татмелиорация" җитәкчесе Әнвәр Залаков әйтүенчә, гидротехник корылмаларны (республикада алар 714 үк) тоту-карау өчен акча бүлеп бирелми, кайбер объектлар хуҗасыз диярлек.
- Буаларга, плотиналарга үтү өчен юлларны кичекмәстән чистартырга кирәк. Авыл җирлекләре башлыклары су күләмен дә контрольдә тотарга бурычлы, - ди язгы ташуларга каршы район комиссиясе рәисе, муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Әкъдәс Шакиров, бу көннәрдә юл, газ, электр хезмәте күрсәтүчеләрне дә тиешле чараларны үтәүне соңга калдырмаска өндәп.
Язгы су ташуның "пигы" март ахырларында булыр дип көтелә. Әмма табигатьнең ничек, кайсы якка "борыласын" фаразлавы кыен. Иң мөһиме - уяулыкны югалтмаска, иң начарга да әзер булырга кирәк. Балаларны күз уңыннан югалтмау зарур. Бүген бозга керү дә куркыныч, ул юка, ышанычсыз.
Язгы су ташулар вакытында килеп туган гадәттән тыш хәлләр турында (884396) 01 яки 112телефон номерлары аша да хәбәр итәргә, ярдәм сорарга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Черемшан