Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Үләт базларын яңартырга кирәк

Туймәт авылында үләт базы ясыйлар. Искесе күптән тулган иде. -Иске үләт базы янында тирән чокыр казып, зур тимер бак салдык, - ди Туймәт авыл җирлеге башлыгы Айдар Кәримов. - Бу эштә авылдашыбыз Әкъдәс Гыйматдинов булышты, - Экскаватор җибәрде. Рәхмәт, аның ярдәмен гел тоябыз. Үләт базына язгы һәм яңгыр сулары төшмәсен...

Туймәт авылында үләт базы ясыйлар. Искесе күптән тулган иде.


-Иске үләт базы янында тирән чокыр казып, зур тимер бак салдык, - ди Туймәт авыл җирлеге башлыгы Айдар Кәримов. - Бу эштә авылдашыбыз Әкъдәс Гыйматдинов булышты, - Экскаватор җибәрде. Рәхмәт, аның ярдәмен гел тоябыз.

Үләт базына язгы һәм яңгыр сулары төшмәсен өчен, тирәсенә канау да казып куйганнар. Хәзер баз өстенә түбә ясарга, тирәсен тотып, капка куярга калган.

-Быел Югары Кәминкә авыл җирлегендә дә, Керкәле авылы янында, үләт базы ясадылар. Яңаэлмәлелеләр дә бу эшкә кереште, - ди район ветеринария берләшмәсе начальнигы урынбасары Рөстәм Мостафин. - Иске Котышта шундый баз ясау өчен документлар әзерлиләр. Ә түбәнкармалкалылар үткән елда үләт базына ремонт үткәргәннәр.

Быел районда үләт базларын ремонтлау өчен бюджеттан 583 мең сум акча бирелгән.

Әккәрәй, Мордва Афонькәсе, Түбән Кәминкә авылларында үләт базлары күптән тулган, кичекмәстән яңаны ясарга кирәклеген искәртә белгечләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined

2
X