Көн темасы

Иртәгә – мәктәпкә!

Районыбыз балаларына барлыгы 553 педагог белем һәм тәрбия бирә. Аларның 34се - югары, 263е беренче категориягә ия. Мәктәпләрдә пенсионер һәм пенсия алды яшендәге укытучылар байтак. Педагоглар арасында 35 гаилә пары бар. *** Районда бүгенге көндә 27 мәктәп исәпләнә. Аларның унсигезесе - урта (шулар составында башлан-гычлар да), җидесе - төп, икесе...

Районыбыз балаларына барлыгы 553 педагог белем һәм тәрбия бирә. Аларның 34се - югары, 263е беренче категориягә ия. Мәктәпләрдә пенсионер һәм пенсия алды яшендәге укытучылар байтак. Педагоглар арасында 35 гаилә пары бар.
***
Районда бүгенге көндә 27 мәктәп исәпләнә. Аларның унсигезесе - урта (шулар составында башлан-гычлар да), җидесе - төп, икесе - башлангыч һәм башлангыч мәктәп - бакча.
***
2011/12 уку елы нәтиҗәләре буенча 8 укучы "Укуда аеруча уңышлары өчен" медальләре (берсе - алтын, җидесе - көмеш) белән бүләкләнгән. Ә өч бала БДИ нәтиҗәләре буенча өлгермәүчеләр булып санала, аларга аттестатлар тапшырылмаган.
***
Узган, 2011/12 уку елында район мәктәпләрен 163 егет һәм кыз тәмамлаган. Быел исә 210 бала тәүге тапкыр мәктәп бусагасын атлап керергә әзерләнә. Яңа уку елында район мәктәп- ләрендә барлыгы 2588 бала белем алыр дип көтелә.
***
Район мәктәпләрендә 77 интерактив җайланма һәм 950 берәмлек компьютер техникасы файдаланыла.
***
Узган уку елында 12 мәктәп автобусы маршруты буенча 266 бала күрше авыл мәктәпләренә укырга йөргән.

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен Телеграм каналында һәм МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


undefined саннар һәм фактлар

Нет комментариев