Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чирмешәнлеләрне төп башына утыртканнар

Хәзер газеталарда, гомумән мәгълүмат чараларында реклама бик күп - халыкка нинди генә хезмәтләр тәкъдим ителми, сайлап алу мөмкинлеге зур. Әмма барына да ышанырга ярамый икән. Әле апрель аенда гына Чумачкада һәм Иске Элмәледәге ике кеше алдакчы "кармагына" эләгә. Төзелеш эшләре белән шөгыльләнүче эшмәкәр хуҗалар белән торак йортка ремонт ясау, бизәкләү...

Хәзер газеталарда, гомумән мәгълүмат чараларында реклама бик күп - халыкка нинди генә хезмәтләр тәкъдим ителми, сайлап алу мөмкинлеге зур. Әмма барына да ышанырга ярамый икән.

Әле апрель аенда гына Чумачкада һәм Иске Элмәледәге ике кеше алдакчы "кармагына" эләгә. Төзелеш эшләре белән шөгыльләнүче эшмәкәр хуҗалар белән торак йортка ремонт ясау, бизәкләү эшләре үткәрүгә килешү төзи. "Төзүче" берникадәр төзелеш материаллары алып килеп эшне башлый, алдан бераз акчасын да ала һәм, эшне ярты юлда калдырып, ташлап китә.
Әлеге алданган гражданнар Чирмешән полиция бүлекчәсенә мөрәҗәгать иткәннәр. Полиция хезмәткәрләре "шома" эшмәкәрнең эзенә тиз төшә. Ул килешү вакытының, эш күләменең үтәлмәвен вакытлыча кыенлыклар туу белән аңлата һәм кайбер заказларны бераз соңрак үтәргә ышандыра.
-Нинди дә булса эшкә тотынганчы хезмәт күрсәтүче оешма яки эшмәкәр турында яхшылап белешегез, аларның моңа кадәр башкарган эшләре белән танышыгыз, - дип киңәш бирә Россия ЭЭМның Чирмешән районы буенча полиция бүлекчәсе начальнигы Илгиз Алмакаев. - Таныш булмаган подрядчылар белән килешү төземәү хәерле. Ә инде алданган очракта, судка мөрәҗәгать итәргә була.
Редакциядән. Без мошенниклар турында язмалар бастырырга әзер. Әмма гаепләнүченең конкрет кем булуы, нинди оешмада эшләве турында суд карарыннан соң гына мәгълүмат бирә алабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы төзелеш эшмәкәр