Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чирмешән районында үзсалым акчасы җыела

Быел тулаем район буенча 1 миллион 771 мең сум үзсалым акчасы җыелырга тиеш. Әлеге суммага республика бюджетыннан дүрт тапкыр күбрәк өстәмә акча да күчереләчәк. Ул һәр җирлектә, гомуми җыелыш карары, референдум нәтиҗәләре нигезендә, көнүзәк мәсьәләләрне хәл итүгә тотылачак. -Лашман, Кармыш, Яңа Кади, Туймәт, Ульяновка авыл җирлекләрендә үзсалым акчасын җыюга бик...

Быел тулаем район буенча 1 миллион 771 мең сум үзсалым акчасы җыелырга тиеш. Әлеге суммага республика бюджетыннан дүрт тапкыр күбрәк өстәмә акча да күчереләчәк. Ул һәр җирлектә, гомуми җыелыш карары, референдум нәтиҗәләре нигезендә, көнүзәк мәсьәләләрне хәл итүгә тотылачак.

-Лашман, Кармыш, Яңа Кади, Туймәт, Ульяновка авыл җирлекләрендә үзсалым акчасын җыюга бик җаваплы карадылар һәм монда бу эш төгәлләнде дә, - ди финанс - бюджет палатасы рәисе Шәүкәт Гатин. - Башка авыл җирлекләрендә дә аны тизләтәсе иде. Чөнки акча 1 июльгә кадәр җыелмаса, республика бюджетыннан өстәмә соңга калырга мөмкин. Нәтиҗәдә авылларда планлаштырылган эшләр сезонлы булганга, күп җирлекләрдә аларны ахырынача үтәргә өлгермәүләре дә мөмкин.
Җыелган барлык акча җирлекнең махсус счетына тупланачак һәм максатчан тотылачак.
-Узган елны үзсалым акчасы 36 мең 100 сум җыелган иде, - ди Иске Котыш авыл җирлеге башлыгы Александр Митякин. - Республика һәр сумга дүрт сум өстәгәч, шактый зур сумма килеп чыкты. Аның бер өлешенә зиратта инвентарь өчен өйчек ясап куйдык, калган акчаны һәйкәлне ремонтлау­га юнәлдердек. Быелгы акчаны урам яктырткычларын урнаштыруга тотарга ниятлибез.
Югары Кәминкә авыл җирлегендә халык акчасына яңа зират өчен тимер коймалар алып куйганнар, көнкүреш кал­дыклары полигонын тәр­типкә китергәннәр, ә Бәркәтәдә бу акчаларга Карл Маркс урамында юл ясарга планлаштыралар.
-Бу эш үзсалым акчасына дәүләттән өс­тәмә сумма бирелү нә­тиҗәсендә мөмкин булачак, - ди Бәркәтә авыл җирлеге башлыгы Гөлфәния Гайнанова. - Моның өчен 588 мең сум акча кирәк, аның 100 мең сумга якыны халыктан җыелачак.
Башка авыл җирлек­ләрендә дә үзсалым акчасы, нигездә, юлларны, чишмәләрне төзекләндерүгә, зиратларны, полигоннарны тәртипкә ки­терүгә, урам яктырткыч­ларын алмаштыруга тотылырга тиеш.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы үзсалым