Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чирмешән районында йорт төзүчеләргә сертификатлар тапшырдылар

Районда һәм район үзәгендә шәхси йортлар төзүчеләр күп. Аларның кайберләре авыл җирендә яшәүче, шулай ук яшь гаиләләргә һәм районда эшләүче яшь белгечләргә торак шартларын яхшырту өчен "2014-2017 елларга һәм 2020 елга кадәр авыл территориясен тотрыклы үстерү" максатчан программасыннан да файдалана. -Бүген без сезне күңелле чарага чакырдык, сертификат өчен документлар җыю...

Районда һәм район үзәгендә шәхси йортлар төзүчеләр күп. Аларның кайберләре авыл җирендә яшәүче, шулай ук яшь гаиләләргә һәм районда эшләүче яшь белгечләргә торак шартларын яхшырту өчен "2014-2017 елларга һәм 2020 елга кадәр авыл территориясен тотрыклы үстерү" максатчан программасыннан да файдалана.

-Бүген без сезне күңелле чарага чакырдык, сертификат өчен документлар җыю мәшәкатьләре артта калды, - диде район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Әкъдәс Шакиров сертификатлар тапшырганда. - Әлеге ярдәмне тиешле максатларга тотып, тиз арада өй туйлары үткәрергә насыйп булсын. Чиратка баскан 37 гаилә сертификатлы булды. Аларның исәп-хисап счетларына барысы 11 миллион 425 мең 50 сум акча күчереләчәк - төрлесенә төрле сумма. Берәүләр әле аның беренче өлешен генә алса, араларында субсидияне тулысы белән алып бетерүчеләр дә бар иде.
Район үзәк больницасының ашыгыч ярдәм бүлегендә эшләүче Инсаф Фәссахов та бүген сертификат алучылар арасында.
-2013 елның башында бу программа буенча исәпкә баскан идем, инде йортның эчке эшләре генә калып бара, акча булса мәшәкатьләр озакка сузылмас, - дип куанычы белән уртаклашты Инсаф.
Сертификат алучылар арасында 6-7 ел әлеге ярдәмне көтүчеләр дә бар. Аларның да сөенече аңлашыла.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы сертификат