Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чирмешән кибетләрендә дә азык-төлек кыйммәтләнде

Соңгы вакытта азык-төлеккә бәяләр артуы турында күп язалар, еш сөйлиләр. Һәрвакыттагыча, карабодай ярмасы - игътибар үзәгендә. Җитәкчеләр: - Карабодай җитәрлек! - дип борчылмаска чакыра. Ләкин халык үзенчә фикерли. Запас белән яшәү безнең канга сеңгән. Бу тема белән кызыксынып, реклама ясау өчен түгел, бүген, 14 ноябрьдә, район үзәгендәге сәүдә нокталарын йөреп...

Соңгы вакытта азык-төлеккә бәяләр артуы турында күп язалар, еш сөйлиләр. Һәрвакыттагыча, карабодай ярмасы - игътибар үзәгендә.


Җитәкчеләр: - Карабодай җитәрлек! - дип борчылмаска чакыра. Ләкин халык үзенчә фикерли. Запас белән яшәү безнең канга сеңгән.

Бу тема белән кызыксынып, реклама ясау өчен түгел, бүген, 14 ноябрьдә, район үзәгендәге сәүдә нокталарын йөреп чыктым. Нибары бер "Чулпан" кибетендә генә карабодайга тап булдым. Дөрес, бәясе кызыктыра торган түгел - 1 килограммы 67 сум 50 тиен.

-Гомумән, яңа кайткан товарның күбесенә: онга, ярмаларга, тортларга бәяләр югарырак,- диделәр кибет администрациясендә. -Әйтик, әлегә кадәр онның бер килограммы 21 сум булса, хәзер - 25 сум.

"Тәмле"дә: - Әллә ни үзгәрешләр юк, - дип җавапладылар, бәяләр белән кызыксынгач. Карабодайның соңгы партиясен килограммын 22 сум 90 тиеннән сатып бетергәннәр.

-Халык запасыбызны дүрт көндә алып бетерде. Бер хатын-кыз бу ярманы берьюлы 34 килограмм алды, - диделәр монда. - Яңадан заказ бирдек, карабодай элеккеге бәядән кайтырга тиеш, ничек булыр.

"Магнит"та да бу көннәрдә иң күп сатылучы товар - ярмалар. - Карабодайны алып бетерделәр. 7 ноябрьдән соң кайбер азык-төлеккә бәяләр үзгәрде,- диделәр кибеттә. - Әмма дефицит юк. Күреп торасыз, бөтен төр продукция бар.

"Пятерочка"да да һаман шул хәл. Карабодай юк. Аның һәм башка товарның бәясе турында бу кибеттә бик сөйләшеп тә тормадылар. "Белмим"нең башы авыртмый.

Район кулланучылар җәмгыяте кибетләрендә сатучы кибетчеләр әйтүенчә, азык-төлеккә бәяләр сизелерлек артмаган. Әмма: - Яңа товар кайтмады бит әле, - дип өстәп куярга да онытмадылар.

Билгеле, азык-төлек базарында вәзгыять гел үзгәреп тора. Кибетләрдә нәрсә һәм күпме тора - моны һәркайсыбыз үзе чагыштыра ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Безнең Чирмешән базар карбодай