Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Бәйрәм көннәрендә уяу булыйк

Алдагы көннәрдә илебез халкы ял һәм бәйрәм итәчәк. Билгеле, безнең районга да шәһәрләрдән байтак кунак кайтыр. Авыл җирендә, сүз дә юк, күпчелек кырда, бакчаларда эшләр. Мәҗлесләрсез дә булмый. Шул ук вакытта кайберәүләр ярамаган гамәл кылыр­га мөмкин. Тоташ ялларда массакүләм спорт һәм мәдәни чаралар да күп буласын истә тотып, җәмәгать тәртибен...

Алдагы көннәрдә илебез халкы ял һәм бәйрәм итәчәк. Билгеле, безнең районга да шәһәрләрдән байтак кунак кайтыр. Авыл җирендә, сүз дә юк, күпчелек кырда, бакчаларда эшләр. Мәҗлесләрсез дә булмый. Шул ук вакытта кайберәүләр ярамаган гамәл кылыр­га мөмкин.

Тоташ ялларда массакүләм спорт һәм мәдәни чаралар да күп буласын истә тотып, җәмәгать тәртибен сак­лаучылардан аеруча уяулык таләп ителә. Муниципаль районның террорчылыкка каршы комиссиянең чираттагы утырышында бу хакта конкрет сөйләштеләр.
Район җитәкчесе, террорчылыкка каршы район комиссиясе рәисе Фердинат Дәүләтшин әйтүенчә, бәйрәм тирәсендә барлык предприя­тиеләрдә, учреждениеләрдә, аеруча тормышны тәэмин итүче оешмаларда пропуск режимын төгәл үтәү, дежурлык оештыру, көтелмәгән хәлләргә гел әзер тору мөһим.
РФ ЭЭМның "Чирмешән" муниципальара полиция бүлеге начальнигы Фаяс Минһаҗев профилактик исәптә торучы гражданнар белән конкрет эш алып барылуын, алып барылачагын, төп бәйрәм чараларында полиция хезмәткәрләре дә катнашачагын әйтте. Район халкы бу көннәрдә шик­ле транспорт, ят кешеләр күренгән очракта хокук саклаучыларга мөрәҗәгать итсен иде.
Район мәгариф бүлеге, район электр элемтәсе, газ хезмәте, үзәк больница һәм башка оешмалар, комиссия утырышында аларның җитәкчеләре белдергәнчә, бу атна азагында - киләсе атнада да көчәйтелгән режимда эшләячәк, инструктажлар үткәреләчәк, дежур торулар оештырылачак. Янгын һәм коткару хезмәтләренә дә зур җаваплылык йөкләнә.
Көтелмәгән, гадәттән тыш очрак­ларда район халкы хокук саклау органнарына һәм коткару хезмәтләренә түбәндәге телефоннар буенча хәбәр итә ала:
01, 112, 01-111, 2-57-01 - янгын часте;
02, 02-111, 2-54-39 - полиция;
03, 03-111, 2-58-95 - ашыгыч медицина ярдәме;
04, 04-111, 2-50-06, 2-29-85 - газ хезмәте;
2-27-80 - электр челтәрләре;
09, 09-111 - белешмә хезмәте.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: террорчылыкка каршы муниципаль район комиссиясе утырышында