Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Телефон аша “чишендерү”

2011 елда Татарстан Республикасы территориясендә телефон аша мошенниклык кылу очраклары 6 мәртәбәгә диярлек арткан, барлыгы 300дән артык шундый факт теркәлгән. Технологияләр үсеше белән бәйле рәвештә, мошенниклар да закон бозмаучы гражданнарның акчаларын тартып алу ысулларын камилләштерәләр. Аферистлар эш итүче берничә схемага киңрәк тукталасым килә. 2011 елның 21 октябрендә төшке аш вакытында...

2011 елда Татарстан Республикасы территориясендә телефон аша мошенниклык кылу очраклары 6 мәртәбәгә диярлек арткан, барлыгы 300дән артык шундый факт теркәлгән.


Технологияләр үсеше белән бәйле рәвештә, мошенниклар да закон бозмаучы гражданнарның акчаларын тартып алу ысулларын камилләштерәләр. Аферистлар эш итүче берничә схемага киңрәк тукталасым килә.

2011 елның 21 октябрендә төшке аш вакытында билгесез зат Чирмешәндә яшәүче хатын - кызның кесә телефонына шалтыратып, улының полициягә эләгүе, проблеманы хәл итү өчен акча кирәклеге хакында хәбәр итә. Хатын - кыз, озын-озак уйлап тормастан, якындагы терминалга барып, мошенникларга 25 мең сум акча күчерә. Яр Чаллыда яшәүче 73 яшьлек әби исә киявен "йолып калыр өчен" билгесез таксистка 40 мең сум акча тапшыра. Билгеле инде, һәр кеше бәлага тарыган якынына ярдәмгә ашыга, ләкин берни дә тикшерми торып хәләл акчаларыңны билгесез затларга бирү дә дөрес түгел. Моның өчен "бәлага таручы"ның теле-фонына нибары бер шалтырату яки икенче бер якының белән киңәшләшү дә җитә. Әгәр сезнең туганыгыз авариягә эләксә яки аны полиция тоткарласа, ышаныгыз, сезгә бер генә полиция хезмәткәре дә акча сорап шалтыратмаячак.

Мошенниклар туганлык хисләрендә уйнап кына түгел, төрле отышлар тәкъдим итеп тә акча эшлиләр.

Кайсыбызның гына бүләк аласы килми икән? Әлбәттә, барыбыз да призга бик шат. 2011 елның декабрендә Казанда яшәүче берәүгә аның 170 мең сум акча отуы турында SMS - хәбәр килә. Ул шул номер буенча шалтырата һәм аңа 1700 сум күләмендә комиссия түләргә кушалар. 2012 елның 8 январенда шул ук кармакка тагын бер Казан кешесе эләгә. 620 мең акча отуына ышанып, ул мошенникның абонент номерына кибеттәге терминал аша 6200 сум акча күчерә.

Җинаятьченең кем икәнлеге ачыкланган очракта да, еш кына урланган акчалар кире кайтарылмый, чөнки, гадәттә, бу эш белән төрмәдә утыручылар шө-гыльләнә.

Телефон аферистларына каршы көрәшү максатында Татарстан Республикасында 2011 ел барышында байтак профилактик чаралар үткәрелде, полиция хезмәткәрләре кисәтүче мәгълүматлар тараталар, кибетләрдә, банкларда, терминаллар янында листовкалар, плакатлар эләләр. Полиция һәр кешене игътибарлы һәм уяу булырга чакыра. Сезгә билгесез номер буенча шалтыратсалар яки отыш турында SMS - хәбәр җибәрсәләр, җавап биргәнче, яхшылап уйлагыз. Халык юкка гына: бушлай сыр тәбедә генә була, дими бит.

Наталья Поликарпова,
Россия ЭЭМ "Чирмешән" муниципальара бүлеге полиция начальнигы урынбасары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: телефон аша мошенниклык кылу