Чирмешән районында караклар кесәл ясый торган җиһазга кызыкканнар
Кеше һәм закон

Чирмешән районында караклар кесәл ясый торган җиһазга кызыкканнар

Билгесез адәмнәр район үзәгендәге колбаса эшләнмәләре цехыннан кесәл (кисель) җитештерә торган җиһаз урлап чыкканнар. Гомумән, 4-10 июльдә район полиция бүлекчәсендә 39 хәбәр кабул ителгән.

Гомумән, 4-10 июльдә район полиция бүлекчәсендә 39 хәбәр кабул ителгән.

Район юлларында бер юл-транспорт вакыйгасы теркәлгән – матди зыян белән, имгәнүчеләр юк. Юлда йөрү кагыйдәләрен санга сукмауның 70 очрагы ачыкланган.

Полиция участок уполномоченныйлары 7 административ беркетмә төзегәннәр.

УАЗ автомашинасының дүрт көпчәген кискән чирмешәнлегә карата җинаять эше кузгатканнар.

Бер ир-ат Андреевка авылы янында, Шушма елгасы буенда 13 мең сумлык телефонын урлаулары хакында полициягә хәбәр иткән, кесә телефоны бала коляскасында булган. Тикшерү бара.

фото: архив

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен Телеграм каналында һәм МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Нет комментариев