Сәхәр ашагач һәм авыз ачканда укыла торган ДОГАЛАР
Дин һәм тормыш

Сәхәр ашагач һәм авыз ачканда укыла торган ДОГАЛАР

1 апрельдә ястү намазыннан соң беренче тәравих намазы укыла, 2 апрель (шимбә) — уразаның беренче көне. 30 апрельдә — соңгы тәравих намазы, 1 майда (якшәмбе) — уразаның соңгы көне, 2 майда — Ураза бәйрәме.

Сәхәр ашагач укыла торган дога

«Нәвәйтү ән әсумә саумә шәһри Рамадаанә минәлфәҗри иләл-мәгъриби хаалисән лилләһи тәгалә».

Тәрҗемәсе: Аллаһы Тәгалә өчен чын күңелдән ният кылдым ошбу көннең фарыз уразасын тотарга, таң атканнан алып, кояш баеганчыга тикле.

Авыз ачканда шушы дога укыла

«Бисмилләһир-рахмәәнир-рахиим. Аллаһүммә ләкә сумтү, үә бикә әәмәнтү үә гәләйкә тәүәккәлтү үә гәлә ризкыйкә әфтартү, фәгъфир лии йәә Гаффәәрү мәә каддәмтү үә мәә әххартү. Бирахмәтикә йәә әрхәмәр-раахимиин. Әмин».

Тәрҗемәсе: Әй, Аллаһым! Ошбу уразамны Синең өчен генә тоттым һәм Сиңа гына иман китердем, вә Сиңа тәвәккәл кылдым; вә Синең ризыгың белән авыз ачамын. Әй, гөнаһларны ярлыкаучы Раббым! Минем моңа кадәр кылган гөнаһларымны да, соңгыларын да ярлыкасаң иде. Әмин.

чыганак

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен Телеграм каналында һәм МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Нет комментариев