Иске Кади мәчете иганәче ярдәме белән тышланачак
Иске Кади авылындагы Тукай урамында урнашкан төп мәчеттә ремонт эшләре дәвам итә. Моннан 30 еллар элек төзелгән бу дин йортында соңгы елларда гел нәрсәдер яңарталар, төзәтәләр, ремонтлыйлар, матурлыйлар.
-Быел төзелеш материаллары нык кыйммәтләнсә дә, бер ниятләгәч, мәчетнең манарасын яңартып, түбәсен профнастил белән ябарга уйлыйбыз, - диде Иске Кади авылы мәчете имамы Солтан Мөхетдинов. – 287 мең сумлык калай кайтарттык. Төзелеш материаллары сәдака акчаларына, авылдашлар ярдәме белән алына. Читтә яшәүче якташларыбыз да үзләреннән саллы өлеш кертә. Рәхмәт, авылыбызның игелекле, уңган-булган егетләре барлык эшләрне бушка башкара.
Бүген егетләр мәчетнең манарасын тышлау белән мәшгуль. Коры көннәрдә, өмә җыеп, түбәне яңартып ябарга җыеналар.
Мәчетне, җылыткыч материал куеп, сайдинг белән тышлау нияте дә бар. Бу эштә район мөхтәсибәте булышмакчы, моңа иганәче тапканнар. Күпме материал кирәген үлчәп, санап киткәннәр дә инде.
Мәчетнең эчен үткән кыш айларында тулысынча яңартканнар, моңа 300 мең сум акча тотылган. 2018 елда җылылык челтәрен һәм газ казанын алмаштырганнар. Аннан алдагы елда дин йортының нигезен җылытып тышлаганнар. Менә шулай, халык ярдәме белән, мәчет матурлана, монда килүчеләргә шартлар яхшыра.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев