29 апрель 2025 яңалыклары
-
Күренекле татар шагыйре Клара Булатова вафат
Күренекле татар шагыйре Клара Булатова вафат булган. Бу хакта ТР Язучылар берлеге матбугат хезмәте хәбәр итә.
-
Чирмешәндә Бөек Җиңүнең 80 еллыгы алдыннан авыллардагы һәйкәлләрне яңарттылар
Аларның кайберләрендә төзекләндерү эшләре нефетьчеләр ярдәме белән башкарылды.
-
Чирмешән мәктәбе укучысы 7 меңләп конкурсант арасында
1 нче Чирмешән мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучысы Данил Мостафин Бөтенроссия эшмәкәрлек олимпиадасыннан II дәрәҗә Диплом алып кайткан.
-
Чирмешәнгә “килгән” Шүрәле кесә телефоныннан гына сөйләшкән
Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның 139 еллыгына багышлап, район мәдәният йортында “Су анасы”н заманча сәхнәләштерделәр.
-
Балалар китапханәсендә Җиңү тәмен искә төшерделәр
Район үзәк балалар китапханәсендә “Библиосумерки – 2025” Бөтенроссия акциясе кысаларында «Сугышта кухня һәрвакыт бәядә!» дигән мәдәни-танып белү программасы үткәрделәр. Ул Ватанны саклаучылар елына һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланды.
-
29 апрельгә һава торышы
ТР Гидрометүзәге мәгълүматлары буенча, 29 апрельдә Татарстанда аязучан болытлы һава торышы көтелә. Төнлә урыны белән бераз кар явачак, көндез явым-төшем көтелми.