Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Бөек Җиңүгә - 80 ел

Балалар китапханәсендә Җиңү тәмен искә төшерделәр

Район үзәк балалар китапханәсендә “Библиосумерки – 2025” Бөтенроссия акциясе кысаларында «Сугышта кухня һәрвакыт бәядә!» дигән мәдәни-танып белү программасы үткәрделәр. Ул Ватанны саклаучылар елына һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланды.

Чарада катнашучылар - махсус хәрби операциядә катнашучыларның балалары һәм гаиләләре сугыш еллары атмосферасына чумды. Балалар фронт хикәяләрен тыңладылар, армиядә туклану тарихы турында викторинада катнаштылар. Аннары үзләренең кулинар осталыкларын һәм актерлык сәнгатен күрсәттеләр, кыр кухнясы ризыкларын театр куелышы форматында тәкъдим иттеләр.

Сугыш еллары җырларын башкару аеруча дулкынландыргыч булды – балалар аны әниләре һәм әбиләре белән бергә тыңладылар. Әдәбият сөючеләр чара ахырында “Геройлар турында хикәяләр”не һәм “Солдат хатлары”н кычкырып укыдылар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев