Чирмешәнгә “килгән” Шүрәле кесә телефоныннан гына сөйләшкән
Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның 139 еллыгына багышлап, район мәдәният йортында “Су анасы”н заманча сәхнәләштерделәр.
Режиссер Тәзкия Кәримова һәм аның ярдәмчесе Лилия Хәкимова әзерләгән спектакльдә Габдулла Тукайның “Су анасы”, “Шүрәле”, “Гали белән кәҗә” әсәрләре чагылыш таба, тик заманча төсмердә.
-Төп идея – яшь буында бөек шагыйребез калдырган мирас белән кызыксыну уяту, әдипнең әсәрләрен бүгенге көнгә җайлаштыру, - ди Тәзкия Илгиз кызы.
Социаль челтәрләрдә “подписчиклары” белән аралашучы Кәҗә, маркетплеслардан балтага заказ бирүче Былтыр, кесә телефоныннан гына сөйләшүче Шүрәле, Сарыкны Су анасының тарагын урларга һәм ломбардка тапшырырга котыртучы Галия... Мәктәп укучылары һәм район үзешчәннәре Эльвина Җаббарова, Лилия Хәкимова, Гөлнара Җаббарова, Зәлидә Кәримова, Раяз Ногманов, Ильяс Әбүнәгыймов, Гөлия Сөләйманова башкарган әлеге һәм башка рольләр барлык тамашачыларның игътибарын үзенә җәлеп итте. Спектакльнең азагында артистларыбыз бергәләп башкарган “Туган тел” җырын барысы да аягүрә басып тыңладылар, үзләре дә кушылып җырладылар. Кыскасы, спектакль тамашачыларның күңеленә хуш килде, “афәриннәр”, “бик оста уйнадылар” дигән мактау сүзләре дә шактый булды.
ФОТОРЕПОРТАЖ
Илсөяр Гайнетдинова фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев