Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Бөек Җиңүгә - 80 ел

Чирмешәндә Бөек Җиңүнең 80 еллыгы алдыннан авыллардагы һәйкәлләрне яңарттылар

Аларның кайберләрендә төзекләндерү эшләре нефетьчеләр ярдәме белән башкарылды.

Утыз Имән авылында Бөек Ватан сугышында башларын салган авылдашлары истәлегенә куелган стела бәйрәмгә әзер. Аның тирәсенә яңа брусчатка җәйгәннәр.

–Рәхмәт, бу ремонтның чыгымнарын нефтьчеләр күтәрде, алар 250 мең сум акча бүлеп бирде. Җиңү бәйрәмендә шунда җыелабыз, һәйкәл тирәсе бик матур килеп чыкты. Исемлекне былтыр яңарткан идек, анда 380 авылдашыбызның исеме мәңгеләштерелгән, – диде Яңа Кади авыл җирлеге башлыгы Мингәрәй Әминов. –Кызыл Чишмә авылындагы һәйкәлне җирле бюджет акчаларына төзәттек: тирә-юненә плитка түшәп, коймаларын буядык.

Бәркәтә авылындагы һәйкәл бөтенләй яңа төс алган. Аксубай районыннан килгән осталар Азатлык сугышчысы сынын ремонтлап буяганнар, һәйкәлнең нигезен ныгытып, калай белән тышлаганнар. Ә һәйкәл тирәсендәге мәйданга брусчатка җәелгән.

–Бу максатларга нефтьчеләребез 600 мең сум тирәсе акча бирделәр. Рәхмәт, алар ярдәме белән һәйкәлебез төзекләнде, –диде Бәркәтә авыл җирлеге башлыгы Ринат Сибгатуллин.

Казанка авылындагы обелиск тирәсен тәртипкә китерүгә дә нефтьчеләр 150 мең сум акча биргән. Һәйкәл тирәсендәге брусчатканы тигезләп, кабат җәйгәннәр.

–Түбән Чегодай авылындагы һәйкәл җирле бюджеттан бүленгән акчалар хисабына төзекләндерелә, – диде Чирмешән авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Дмитрий Долгополов. –Осталар, һәйкәлне буяп, тирә-юненә брусчатка түши.

Югары Кармалка авылындагы һәйкәл дә нефтьчеләр биргән акчалар хисабына ремонтланган.
Югары Чегодай авылындагы һәйкәл капиталь ремонтлана. Күп еллар элек ясалган һәйкәлнең нигезен ныгытып бетонлаганнар. Аннан соң осталар стеланы штукатурлап буяганнар, коймаларның да буяулары яңартылган.

–Биредәге һәм Иске Үтәмеш белән Урманасты Үтәмештәге һәйкәлләрдә төзекләндерү эшләре район бюджетыннан бүленгән средстволар хисабына башкарылды, – диде Иске Үтәмеш авыл җирлеге башлыгы Рәфис Мингулов, –Рәхмәт, юбилей елында күләмле эш башкарылды.Иске Үтәмештә плитка һәм брусчаткалар өлешчә генә яңартылса, Урманасты Үтәмештә керү юлына җәелгән брусчатканы сүтеп, кабат җәйгәннәр, икесендә дә буяу эшләре башкарылган.

Башка авылларда да һәйкәлләр ремонтланды, тирә-яклары тәртипкә китерелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев