28 октябрь 2024 яңалыклары
-
Татарстанда һава торышы бозыла
Якындагы көннәрдә республикада һава торышының тотрыксыз булуы көтелә.
-
Кәбестәле-итле пирог рецепты
Блогер Рәмзия Вәлиева социаль челтәрдәге сәхифәсендә кәбестәле-итле пирог рецепты белән уртаклаша.
-
Чирмешән районында көнбагыш басуларында тынлык урнашты
Район хуҗалыкларында көзге урып-җыю эшләре тәмам. Хәзер җирләрне туңга сөрүне төгәллисе калды.
-
Чирмешән тамашачылары СВОдагы хәрбиләргә ярдәм фондына 150 мең сум акча җыйдылар
Узган атна ахырында район үзәгендә үткән Хәйрия концертына килүчеләр өчен тамаша залында өстәмә урындыклар да куярга туры килде.
-
Чирмешән больницасының хирургия бүлеге “өй туена” әзерләнә
Район үзәк больницасындагы капиталь ремонтның икенче чираты ахырына якынлаша. Бусында хирургия бүлеге һәм бинаның подвал өлеше төзекләндерелде.
-
1 нче Чирмешән мәктәбе укучылары район җитәкчелеге белән очрашты
Район башлыгы Рамил Айбатов 1 нче Чирмешән мәктәбенең өлкән сыйныф укучылары белән очрашу үткәрде.
-
Чирмешән районында ике хатын-кыз сугышкан
17 октябрьдән 23 октябрьгә кадәр район полиция бүлекчәсендә 45 хәбәр кабул ителгән. Әлеге чорда ике җинаять эше кузгатылган.
-
Чирмешәннең “Ромашка” балалар бакчасында түбәтәй бизәгәннәр
Кешенең туган теле гаиләсе, туган җире, үз халкы белән бәйле. Чөнки ана телеңдә сөйләшү генә бик аз, үз халкыңның тарихын, гореф-гадәтләрен, көнкүреш йолаларын да белү мөһим. Әгәр шулай булмаса, туган тел “урам теленә” генә әверелә. Телнең тәме, гүзәллеге, байлыгы аның үткәне белән аңлашыла.
-
Белгечләр корсактагы майдан котылуга ярдәм итәрдәй 5 ризыкны атаган
Тазару сәбәбен гадәттә углеводлы ризыклар белән артык мавыгудан күрәбез. Әмма, белгечләр белдергәнчә, кайбер углеводлар, киресенчә, корсак, бил тирәсенә тупланган артык майлардан котылуга ярдәм итә.
-
“Ильхан” җәмгыятенә республика ярдәме белән 433 баш тана алганнар
Узган атнада “Ильхан” җәмгыятенә 33 баш тана алып кайттылар. Ел башыннан әлеге хуҗалык бу терлекләрне 133 башка арттырган, әле тагын алып кайтырга тиешләр. Монда былтыр да 300 баш нәселле буаз таналар кайтарганнар.
-
Татарстанда температура +1 градуска кадәр төшәчәк, шулай ук җепшек кар белән яңгыр көтелә
Дүшәмбе, 28 октябрьдә, Татарстанда кайбер районнарда яңгыр һәм җепшек кар явачак.