Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән тамашачылары СВОдагы хәрбиләргә ярдәм фондына 150 мең сум акча җыйдылар

Узган атна ахырында район үзәгендә үткән Хәйрия концертына килүчеләр өчен тамаша залында өстәмә урындыклар да куярга туры килде.

“Җиңүне бергә якынайтыйк!” дип аталган концерт алдыннан район мәдәният йорты фойесында мастер-класслар эшләде. Кемдер махсус операция зонасындагы егетләр өчен окоп шәмнәре ясау серләре белән уртаклашты, икенчеләр токмач кисеп күрсәттеләр, сугышчылар өчен җылы оекбашлар бәйләүчеләр килгән, маскит челтәрләре бәйләүче әбиләребез дә кызыксынучыларга үз киңәшләрен бирде.

Гөлгенә Әлмиева (Югары Кәминкә): -Быел сугышчы егетләргә 200 йомыркалык кул токмачы кисеп озаттык. Бу өмәдә Югары Кәминкә һәм Керкәле авылларыннан 18 хатын-кыз катнашты. Авылдашларыбыз СВОдагы якташларга җылы киемнәр, носкилар җибәрде, акчалата ярдәм иттеләр.

Раиса Евлеева (Әккәрәй): -Миңа 67 яшь, гомерем буе сыер савучы булып эшләдем. Кичләрен оекбашларны еш бәйли идек. Бу тәҗрибә бик ярады, махсус хәрби операциядә катнашучыларга быел бик күп оекбашлар бәйләп җибәрдек. Авыл мәдәният йортында оештырылган шушы күмәк эшкә 25-30лап авылдаш хатын-кыз үз өлешен кертте.

Наталья Семкичева (Мордва Афонькәсе): -СВОдагы егетләр өчен жәл түгел. Акчалата да, әйберләтә дә ярдәм итәбез. Егетләргә авылыбыз хатын-кызлары белән оекбашлар бәйләп җибәрдек. Арабыздан иң олысы 83 яшьлек Ольга Серафимовна Данилова.

Район мәдәният йорты сәхнәсендә районыбыз үзешчәннәре, читтә яшәүче якташларыбыз да чыгыш ясады.

-Барыгызга да бик зур рәхмәт. Чирмешәнлеләр җиңү өчен һәркем, булдыра алган кадәр, үз өлешен кертә, - диде анда чыгыш ясаган, СВОдагыларга булышу фондына үзе дә 120 мең сум акча тапшырган район башлыгы Рамил Айбатов.

Рамил Тәлгать улы әйтүенчә, киләсе айларда районнан махсус хәрби операция зонасына гуманитар йөк озатылачак. Егетләргә, кирәк-яраклар белән беррәттән, андагы шәһәрләрне төзекләндерү өчен төзелеш материалы – такталар алып барачаклар.

Бу көнне Хәйрия концертында 150 мең сум акча җыелды. Бер якташыбыз әлеге сумманы икеләтергә үк ышандырган. Халыктан, мәгариф хезмәткәрләре ярминкәләрендә җыелган акчаларга алынган кирәк-яраклар да хәрбиләргә ярдәм йөзеннән озатылачак.

КОНЦЕРТТАН ФОТОРЕПОРТАЖ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев