Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Чирмешән районында ике хатын-кыз сугышкан

17 октябрьдән 23 октябрьгә кадәр район полиция бүлекчәсендә 45 хәбәр кабул ителгән. Әлеге чорда ике җинаять эше кузгатылган.

Полициянең участок уполномоченныйлары унбер административ беркетмә төзегәннәр.

Район юлларында матди зыян белән өч юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Юлда йөрү кагыйдәләрен бозуның 28 очрагы ачыкланган. Бер машина йөртүче транспорт белән аек булмаган хәлдә идарә иткән.

Районда яшәүче хатын-кыз аны кыйнаган, буган һәм үтерәм дип янаган икенче бер хатын-кызны җаваплылыкка тартуны сорап полициягә гариза язган. Зыян күрүче әлеге янауны чынлыкка ашырга мөмкин дип кабул иткән. Әлеге эш буенча тикшерү бара.

Әлеге мәгълүматлар Россия Эчке эшләр министрлыгының Чирмешән районы буенча штабыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев