26 апрель 2017 яңалыклары
-
Ришат Төхвәтуллин: «Булачак хатыным әниемә охшаган булырга тиеш»
Кичә Уфада Ришат Төхвәтуллин "Исеңдәме" программасын "япты". Ə көндез мәдәният сарае янындагы скверда йөгерү марафоны уздырды. - Ришат Төхвәтуллин исемен йөрткән марафон икенче тапкыр уза. Былтыр җәй Казанда оештырган идек. Бәлки әлегә аны марафон итеп атау иртәрәктер дә, әмма киләчәктә ул зур чара булачак. Марафонның максаты - яшьләрне спортка әйдәү....
-
Бәркәтә кырларына “Туман” төшә
"Лениногорск" агрофирмасында язгы кыр эшләрен көзге культураларны тукландырудан башлаячаклар. Ашламаны йомшак көпчәкле, җиңел, уҗымнарны таптамый торган "Туман" дип аталучы техника белән сиптермәкчеләр. -Буяп, юып, кызлар кичә Түбән Кармалка базасындагы ашханәне эшкә әзерләделәр. Кырдагыларны ике тапкыр ашатачакбыз. Пешекчеләребез Кадрия Гафурова белән Зөләйха Сөнгатуллина ел да ашларны төрләндереп пешерәләр. Итле шулпа, боткалардан...
-
Түбәнчегодайлыларга борчылырга урын бар
Март аенда каты-көнкүреш калдыкларын чыгарган өчен бер кешедән 35 сум түләргә, дип квитанция китерделәр, әллә бу хезмәтнең бәясе арттымы? Аннан соң, Түбән Чегодай авылының Тукай урамына үткән көздә, вак таш түшәп, юлны ныгытканнар иде, тик аны урамның очына кадәр җәймәделәр. Түбән Чегодай авылы халкы. Әлеге сорауның беренче өлеше буенча Чирмешән...
-
Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреатлары билгеле булды
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов "2017 елда Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясен бирү турында"гы Указга кул куйды. (Казан, 25 апрель, "Татар-информ"). 2017 елда Габдулла Тукай исемендәге Татарстан Дәүләт премиясе белән бүләкләнүчеләр билгеле булды. Татарстан Президенты каршындагы Дәүләт премияләре буенча комиссия тарафыннан тәкъдим ителеп, ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Указы белән расланган исемлектә...
-
Чирмешәндә бәйрәмнәрдә уяурак булырга өндәделәр
Районыбызда Яз һәм Хезмәт, Бөек Җиңү бәйрәмнәре бәла-казасыз үтсен өчен куркынычсызлык чаралары планлаштырыла. Террорчылыкка каршы комиссия утырышында болар хакында кабат искәрттеләр. Иң мөһиме - андый хәлләрне булдырмау, аларга чик кую шарт. Шуның өчен, май бәйрәмнәрендә Россия ЭЭМның Чирмешән районы буенча бүлекчәсе җитәкчелеге тәүлек буе кизү тору режимында эшләячәк. Кыскасы, барлык...
-
Чирмешәндә үлән яндыручыларга штраф салачаклар
Камыл, салам, чүп-чар янганда һаваны агулаучы зарарлы матдәләр күп бүленеп чыга икән. Иң куркынычы - ут үлән аша үрмәләп өй, каралты-кураларга күчәргә мөмкин. Ә андый очраклар районда булгалады. -Шуның өчен чүп-чар, үлән яндырырга ярамый. Янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозган өчен, закон буенча, кисәтү яисә гражданнарга бер мең сумнан мең ярымга кадәр...