Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәндә бәйрәмнәрдә уяурак булырга өндәделәр

Районыбызда Яз һәм Хезмәт, Бөек Җиңү бәйрәмнәре бәла-казасыз үтсен өчен куркынычсызлык чаралары планлаштырыла. Террорчылыкка каршы комиссия утырышында болар хакында кабат искәрттеләр. Иң мөһиме - андый хәлләрне булдырмау, аларга чик кую шарт. Шуның өчен, май бәйрәмнәрендә Россия ЭЭМның Чирмешән районы буенча бүлекчәсе җитәкчелеге тәүлек буе кизү тору режимында эшләячәк. Кыскасы, барлык...

Районыбызда Яз һәм Хезмәт, Бөек Җиңү бәйрәмнәре бәла-казасыз үтсен өчен куркынычсызлык чаралары планлаштырыла. Террорчылыкка каршы комиссия утырышында болар хакында кабат искәрттеләр.


Иң мөһиме - андый хәлләрне булдырмау, аларга чик кую шарт. Шуның өчен, май бәйрәмнәрендә Россия ЭЭМның Чирмешән районы буенча бүлекчәсе җитәкчелеге тәүлек буе кизү тору режимында эшләячәк. Кыскасы, барлык полиция хезмәткәрләренә эш артачак бу көннәрдә. Алар оператив һәм профилактик учетта торучыларны: элек хөкем ителгәннәрне, наркоманнарны, эчкечеләрне, социаль-куркыныч авыруларны, шартлы хөкем ителгәннәрне, чит ил гражданнарын, утлы корал ияләрен ныграк тикшерәчәк.

Бу көннәрдә авыл җирлекләре башлыкларына, халыкка да уяу булу кирәк. Шикле кешеләр күренә икән, бу хакта полиция бүлекчәсенә, 2-54-39 телефоны буенча шалтыратып хәбәр итү сорала.

Соңгы вакытта Россиядә каберлекләрне, һәйкәлләрне җимерү очраклары ешайган. Вандализмга юл куймас өчен, ул объектларны да күз уңыннан ычкындырмаска, диләр. Безнең район территориясендә барлыгы 61 зират бар, аның 10 сы ябык. 18 авыл җирлеге составындагы авылларда Бөек Ватан сугышында Җиңү хөрмәтенә, һәлак булганнар истәлегенә куелган 31 объект - һәйкәлләр, мемориаль такталар, стелалар исәпләнә.

Терррорчылыкка каршы утырышта бар хезмәтләргә: юлчыларга, элемтәчеләргә, электрчыларга, урманчыларга, янгын сүндерүчеләргә, мәктәп, мәдәният йортлары, спорт учреждениеләре җитәкчеләренә куркынычсызлыкны тәэмин итү буенча конкрет бурычлар куелды. Моңа кадәр, шөкер, бәйрәмнәребез бәла-казасыз узды, быел да андый-мондый хәлләр булмас дип өметләник. Ә уяулык комачауламас: Аллаһ, сакланганны саклармын, дигәнме әле?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined