Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәндә үлән яндыручыларга штраф салачаклар

Камыл, салам, чүп-чар янганда һаваны агулаучы зарарлы матдәләр күп бүленеп чыга икән. Иң куркынычы - ут үлән аша үрмәләп өй, каралты-кураларга күчәргә мөмкин. Ә андый очраклар районда булгалады. -Шуның өчен чүп-чар, үлән яндырырга ярамый. Янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозган өчен, закон буенча, кисәтү яисә гражданнарга бер мең сумнан мең ярымга кадәр...

Камыл, салам, чүп-чар янганда һаваны агулаучы зарарлы матдәләр күп бүленеп чыга икән. Иң куркынычы - ут үлән аша үрмәләп өй, каралты-кураларга күчәргә мөмкин. Ә андый очраклар районда булгалады.


-Шуның өчен чүп-чар, үлән яндырырга ярамый. Янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозган өчен, закон буенча, кисәтү яисә гражданнарга бер мең сумнан мең ярымга кадәр штраф каралган, юридик затларга аның күләме 200 мең сумга кадәр үк җитә. Янгынга каршы аерым режим вакытында штрафлар күләме ике тапкыр диярлек арта, - ди районара янгын күзәтчелеге инспекторы Андрей Фомин.

Ут хәвеф-хәтәре булмасын өчен:

-үлән, камыл, чүп-чар яндырмаска;

-балаларның шырпы белән уйнавына юл куймаска;

-йорт, каралты-кура тирәсен кипкән үләннәрдән, чүп-чардан арындырырга;

-сүндерелмәнгән тәмәке, шырпы ташламаска;

Янгынга каршы аерым режим вакытында учак ягу тыела.

Ут чыккан очракта янгын хезмәтенә - 01, 2-57-01 номерына, кесә телефоныннан 101 номерын җыеп хәбәр итәргә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined