Бәркәтә кырларына “Туман” төшә
"Лениногорск" агрофирмасында язгы кыр эшләрен көзге культураларны тукландырудан башлаячаклар. Ашламаны йомшак көпчәкле, җиңел, уҗымнарны таптамый торган "Туман" дип аталучы техника белән сиптермәкчеләр. -Буяп, юып, кызлар кичә Түбән Кармалка базасындагы ашханәне эшкә әзерләделәр. Кырдагыларны ике тапкыр ашатачакбыз. Пешекчеләребез Кадрия Гафурова белән Зөләйха Сөнгатуллина ел да ашларны төрләндереп пешерәләр. Итле шулпа, боткалардан...
"Лениногорск" агрофирмасында язгы кыр эшләрен көзге культураларны тукландырудан башлаячаклар. Ашламаны йомшак көпчәкле, җиңел, уҗымнарны таптамый торган "Туман" дип аталучы техника белән сиптермәкчеләр.
-Буяп, юып, кызлар кичә Түбән Кармалка базасындагы ашханәне эшкә әзерләделәр. Кырдагыларны ике тапкыр ашатачакбыз. Пешекчеләребез Кадрия Гафурова белән Зөләйха Сөнгатуллина ел да ашларны төрләндереп пешерәләр. Итле шулпа, боткалардан кала, өстәлдә салатлар, кайбер көннәрне коймак, кабартмаларга кадәр була. Дөрес тә, кырда эшләүче яхшы тукланырга тиеш, - ди агрофирманың безнең райондагы бүлекчәсе җитәкчесе Ибраһим Әхмәтҗанов.
"Лениногорск"агрофирмасы безнең районда Бәркәтә, Түбән Кармалка, Шешминка, Андреевка, Мордва Афонькәсе авыллары янәшәсендәге кырларны чәчә - барлыгы 7 мең 300 гектарда чәчүлек җирләре бар. Бөртеклеләрдән тыш, биредә 1500 гектарда шикәр чөгендере игеләчәк (былтыр 900 гектар иде). 500 гектарда көнбагыш, 700 гектарда борчак чәчү планлаштырылган.
-Барысына да орлыгыбыз җитәрлек. Аларны авыруларга, бөҗәкләргә каршы препаратлар белән эшкәртәбез. Хезмәткәрләребез Анатолий Калашников, Асия Яушева, Хамит Иранов, Рәшит Хәнипов бу көннәрдә шушы мәшәкатьләрдә, - ди Ибраһим Әхмәтҗанов.
Агрофирмада чәчү эшләренә 14,6 метр киңлекне иңләүче "Флекси-Койл" чәчү агрегатлары тага торган ике иномарка - "Нью Холланд" тракторлары "җигеләчәк". Җир эшкәртергә, дым каплатырга җиде тырма агрегаты чыгарга тиеш. Ә көнбагыш, чөгендерне махсус мехотряд чәчә.
-Кадрларыбыз барысы да үзебезнең районнан: Бәркәтәдән, Түбән Кармалкадан, Туймәттән. Без эшкә әзер, җирләрнең өлгерүен генә көтәбез. Механизаторлар ике сменада тәүлек буе эшләячәк. Моңа кадәр кыр эшләре вакытында ягулык булмыйча техникаларыбызны тик бастырып торырга туры килмәде, - ди бүлекчә җитәкчесе.
Районда кыр эшләренә беренче булып "Сөлчә" һәм "ЧИРМЕШӘНАГРО" җәмгыятьләрендә керештеләр. "Сөлчә"дә - 153, Чирмешәндә 100 гектарда күпьеллык үләннәр тукландырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев