25 май 2023 яңалыклары
-
Әмир авылы зиратында су торбалардан килә
Узган елда Әмир зираты капкасы янына кадәр арада суүткәргеч сузган иделәр.
-
Бакча җиләгеннән коры калмас өчен нишләргә?
Корткычларны юк итү өчен биопрепаратлар һәм халык ысуллары кулланыла.
-
Чирмешәнлеләр, су буйларында сак булыгыз
Ни аяныч, узган елның июнь аенда районыбызның Күтәмә авылындагы инештә 9 яшьлек бала суга батып үлде. 1 июньнән республикада янә коену сезоны башлана, ничек тә быел андый хәсрәтле хәлләрне булдырмыйсы иде.
-
Ивашкинода яшәүче Ямановларның кыярлары өлгергән
Ивашкино авылыннан Наталья һәм Алексей Ямановлар үз теплицаларында үскән кыяр белән сыйланалар. Быел беренче уңышларын май урталарында ук өзгәннәр.
-
Сыер санын киметмәүчеләргә сөт өчен субсидия бирелә
Язга чыгу белән сөтнең сатып алу бәясе нык төште, шуңа да мал асрап көн күрүчеләрнең керемнәре сизелерлек кимеде.
-
Яңгырлар көтелми
Бу һәм киләсе атнада да безнең районда, кызганыч, яңгырлар көтелми.
-
Бүген Татарстанда +32 градус эссе булачак
Синоптиклар фаразлавынча, бүген Татарстанда яңгырсыз эссе һава торышы була. Казанда һава нульдән 29-31 градуска кадәр җылыначак. Тулаем республика буенча тагын да эссе - +32 градуска кадәр. Җил тизлеге – 17 м/с, дип хәбәр итә ТР Гидрометүзәге.
-
Эдуард Вафин Татарстан халкына «проактив режимда» ана капиталын алу тәртибен аңлатты
Ана капиталына сертификатлар проактив режимда тапшырыла. Ләкин мондый тәртип тәрбиягә бала алган гаиләләргә кагылмый. Бу хакта бүген туры эфир вакытында Россия Социаль фондының Татарстан буенча бүлекчәсе идарәчесе Эдуард Вафин әйтте.