Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Сыер санын киметмәүчеләргә сөт өчен субсидия бирелә

Язга чыгу белән сөтнең сатып алу бәясе нык төште, шуңа да мал асрап көн күрүчеләрнең керемнәре сизелерлек кимеде.

Шәхси ярдәмче хуҗалыклардан, крестьян-фермер хуҗалыкларыннан, җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьләрдән тапшырылган сөтнең бәясе төрлечә. Бүген сөтне шәхси ярдәмче хуҗалыклардан – 15, крестьян-фермер хуҗалыкларыннан – 17, авыл хуҗалыгы предприятиеләреннән 27 сумнан сатып алалар. Үткән елның бу чоры белән чагыштырганда бәя уртача 10 сумга кимегән.

- Савым сыерларының баш санын киметмәгән КФХларга һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләренә бер литр сөткә ике сум исәбеннән субсидия дә каралган, - диде авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы урынбасары Ильяс Гатауллин. – Башка елларда ул кыш айларында гына түләнсә, быел, сөткә бәя төшү сәбәпле, март һәм апрель өчен дә шундый ярдәм каралган.

Бәясе арзан булса да, җитештерелгән продукцияне сатарга кирәк. Көннәр дә кызу тора, ул әчеп бөтенләй әрәм булырга мөмкин. Авыл җирлекләрендә сөт җыю белән проблема юк, аны һәр көнне  график буенча алып китәләр.

Кадрия Гамирова фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев