Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Чирмешәнлеләр, су буйларында сак булыгыз

Ни аяныч, узган елның июнь аенда районыбызның Күтәмә авылындагы инештә 9 яшьлек бала суга батып үлде. 1 июньнән республикада янә коену сезоны башлана, ничек тә быел андый хәсрәтле хәлләрне булдырмыйсы иде.

Коенырга рөхсәт ителгән урыннар юк

Соңгы өч елда (2020-2022) районыбыз сулыкларында дүрт кешенең гомере өзелгән. Күпме гаиләгә кайгы-сагыш. Республикада да андый хәлләр бихисап. Шуның белән бәйле,  ТР буенча Гадәттән тыш  хәлләрне кисәтү  һәм булдырмау, һәм  янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе  су объектларында кешеләр  үлеменә юл куймауны максат итеп, 1 июньнән 30 июньгә кадәр    куркынычсызлык айлыгы игълан итә.

Шуны искәртү зарур, безнең район  аша агучы Шушма, Зур Чирмешән, Сөлчә  елгаларында һәм 21 гидротехник корылма  - буаларда коену  өчен җиһазландырылган рәсми урыннар юк. Димәк, аларда су керү тыела. Су янында сак булу хакында балаларыбызга кат-кат аңлату зарур. Хәер, балаларга гынамы соң, олыларга да бу хакта искә төшерү зыян итмәс. Батып үлүчеләр арасында исерек килеш суга керүчеләр күп.

Суга батучыны ничек коткарырга?

Фәрит Яруллин, Чирмешән янгын-коткару часте начальнигы: - Андый бәла очрагында суга батучы сиңа ябышмасын өчен, аңа артыннан якынаю дөрес була. Инде суга батучы сиңа ябыша икән, "тозак"тан ычкыну өчен, аның белән бергә суга чумарга кирәк. Бу очракта ул, су өстендә калырга теләп, коткаручысын җибәрәчәк. Батучы төпкә төшеп киткән булса, коткаручы, суга чумып, батучының кулыннан, култык астыннан яисә чәчләреннән эләктерергә һәм, су төбеннән ныклап этенеп, аяклар һәм буш кул белән эшләп, су өстенә йөзеп чыгарга тырышырга тиеш.

Вакытында, белеп ярдәм итик

Саидакмал Әнвәров, район үзәк больницасы табибы: - Коткарылган кеше аңында, пульсы канәгатьләнерлек булып, сулыш алса, аны каты, коры урынга яткырырга кирәк. Баш түбәндә булсын. Өс киемнәрен салдырып, тәнен куллар яисә коры сөлге белән ышкыйсы. Кайнар эчемлек биреп, җылы одеялга төрү яхшы.

Әгәр суга батучы аңсыз, әмма пульсы һәм сулышы булган очракта, аскы теш казналыгын тартып, башы аска төшеп торырлык итеп яткырырга һәм бармак белән авыз эчен чистартырга, тәнен корытып сөртергә һәм җылытырга кирәк.

Аңында булмаган, сулышы сизелмәгән, әмма йөрәге типкән зыян күрүчегә, сулыш юлларын чистартканнан соң, тизрәк ясалма сулыш ясау шарт. Сулыш һәм йөрәк тибеше булмаганда, ясалма сулыш алдыруны йөрәккә массаж белән аралаштыру мөһим. Мөмкин кадәр тизрәк сулыш юлларыннан сыеклыкны чыгару өчен, ярдәм күрсәтүче зыян күрүчене эче белән үзенең тездән бөкләнгән аягы өстенә куя, бер кулы белән калак сөякләре арасына баса, икенче кулы белән, маңгаеннан тотып, башын күтәрә. Бу хәрәкәтләр 10-15 секундтан артмаска тиеш, чөнки кичекмәстән ясалма сулыш алдыру шарт. Йөрәк эшчәнлеге башлангач, аны кырын яткырырга кирәк. Зыян күрүчене больницага алып бару мөһим.

Марат Гомәров фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев