Ивашкинода яшәүче Ямановларның кыярлары өлгергән
Ивашкино авылыннан Наталья һәм Алексей Ямановлар үз теплицаларында үскән кыяр белән сыйланалар. Быел беренче уңышларын май урталарында ук өзгәннәр.
- Башка елларны кыярны май ахырларында җыйсак, быел бераз иртәрәк авыз иттек. Быел яз да ашыкты бит, - диде Наталья Яманова. – Кыярны март аенда чәчтем, алар апрель башларына кадәр тәрәзә төбендә үсте, аннан соң теплицага күчердем.
Яманаовларның кыярлары май башындагы суыкларны яхшы кичергәннәр. Наталья Алексеевна әйтүенчә, аларны ике катлы теплицада үстерәләр, анда дугалар урнаштырып пленка белән каплыйлар. Шуңа кыяр һәм помидор үсентеләренә суыклар куркыныч түгел.
Тырыш бакчачылар теплицадан инде 5-6 ел файдаланалар. Ул 8гә 3 метрлы, кыярга да, помидорга да урын җитә.
- Мин теплицага 15 төп кыяр утыртам, зозуля сортын кулай күрәм, - ди бакчачы. – Аны үстерүнең әлләни сере юк кебек, суны иртә-кич сибәм, кыярның яфракларын һәм кырыйдан чыккан сабакларны өзеп торам, төп сабакта кыярлар гына үсә.
Наталья Яманова фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев