Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Эдуард Вафин Татарстан халкына «проактив режимда» ана капиталын алу тәртибен аңлатты

Ана капиталына сертификатлар проактив режимда тапшырыла. Ләкин мондый тәртип тәрбиягә бала алган гаиләләргә кагылмый. Бу хакта бүген туры эфир вакытында Россия Социаль фондының Татарстан буенча бүлекчәсе идарәчесе Эдуард Вафин әйтте.

«2020 елдан башлап ана капиталына сертификатлар проактив режимда тапшырыла, бу очракта гражданнар фондка килеп йөрми. Ана капиталы алырга хокук бирә торган бала туу турында белешмә гражданлык актларын теркәү дәүләт реестры язмаларыннан килә. Сертификат рәсмиләштерү турында белешмә социаль фондның мәгълүмати системасында теркәлә һәм әни кешенең СФР сайтындагы яки Дәүләт хезмәтләре порталындагы «шәхси кабинетына» җибәрелә», – диде ул.

Спикер аңлатканча, электрон сертификат алу өчен, аның хуҗасының ЕСИАда расланган хисап язмасы булырга тиеш. Нәтиҗәдә, гаиләләр ана капиталын тизрәк алачак һәм аны рәсмиләштерүгә көч түкмәячәк. Моның өчен кирәк булган бөтен нәрсәне фонд үзе эшли.

«Сертификатларны рәсмиләштерүнең гадәти гариза тәртибе тәрбиягә бала алган гаиләләр өчен генә саклана, чөнки уллыкка алу турында мәгълүматны тәрбиягә алган ата-аналар үзләре генә бирә ала», – диде Эдуард Вафин.

чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев